Курск шәһәрендә XII җәйге Бөтенроссия авыл спорт уеннары узды. Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Тирсә спортчысы Гөлчәчәк ХӘКИМОВА армрестлинг буенча җиңү яулады һәм Диплом, медаль белән бүләкләнде.
- Минем мондый авыл уеннарында дүртенче тапкыр катнашуым инде. Моңа кадәр Чебоксар, Саратов, Нововоронежда Татарстан данын яклап чыгыш ясаганым булды. Аларында да җиңү насыйп булган иде, Чебоксарда гына икенче урын алдым, – ди каты куллы ханым.
Быелгы уеннар аеруча үзенчәлекле – Курск өчен барган сугышларның 75 еллыгына багышланган.
- Спорт бәйрәмен ачу тантанасы бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Тантаналы йөреш, фейерверк – болар барысы да бик дулкынландыргыч булды. Гомумән, Курск – искиткеч матур шәһәр. Халкы да бик кунакчыл, киң күңелле, ачык йөзле, – ди Гөлчәчәк.
Катнашучылар үз көчләрен авыр атлектика, волейбол, өстәл теннисы, самбо кебек ярышларда сынаганнар. Ә кул көрәше буенча республикабыз данын Гөлчәчәк яклаган.Ул 70 килога кадәр авырлыктагы көндәшләрен уң кулы белән дә, сул кулы белән дә җиңүгә ирешкән.
- Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 68 команда катнашты. Барлык нәтиҗәләр буенча безнең команда икенче урынга чыкты, – ди Гөлчәчәк.
Нык куллы ханымны чираттагы җиңүе һәм Физкультурачылар көне белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!
Нет комментариев