Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсә өлкәннәре хәрбиләргә оекбашлар бәйлиләр (ВИДЕО)

Хәзерге вакытта Тирсә авыл җирлегеннән 12 ир-егет махсус хәрби операциядә

Тирсә Мәдәният йорты каршында күп еллардан бирле “Оста куллар“ түгәрәге эшләп килә. Әмма моңа кадәр өлкәннәргә шөгыльләнер өчен махсус урын булмаган. Мәдәният йортының бер бүлмәсен музей итеп эшләгәннән соң түгәрәк әгъзалары биредә җыела башлаганнар. Алар кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр, үткәннәргә кайтып тарихны да барлыйлар. 

Хәзерге вакытта Тирсә авыл җирлегеннән 12 ир-егет махсус хәрби операциядә. Түгәрәк әгъзалары якыннарыннан аларның хәлләрен дә һәрдаим белешеп торалар, якташларның туган якларга исән-сау кайтуларын телиләр. Ярдәм йөзеннән һәр егеткә җылы оекбашлар бәйләп якыннарына тапшырганнар. Бу көннәрдә тагын аларга дип оекбашлар бәйлиләр. 

–    Ул егетләрнең һәрберсе үзебезнеке кебек. Йә туганыбыз, йә күршебез, йә балаларыбызның сыйныфташы... Берүк, исән-сау гына кайтсыннар, – диләр апалар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев