Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Ун ел җыйган акчамны биреп чыгардым”

    Аеруча күп зыян күрүчеләр – өлкән яшьтәгеләр

    Быелның сигез аенда Татарстанда мошенниклык гамәлләренә бәйле 5378 җинаять теркәлгән. Алданучылар арта: узган елның шушы вакытында бу сан 3993 кенә булган. Аеруча күп зыян күрүчеләр – өлкән яшьтәгеләр.

    – Төнлә телефоным шалтыраганыннан сискәнеп уянып киттем, йокылы-уяулы килеш берни аңламыйм. Оныгым шалтырата икән, – дип башлады Чистайда яшәүче 82 яшьлек Әкълимә апа (таныш-белештән оят, дип  исемен үзгәртергә кушты – Авт.). – Юл һәлакәтенә очравын хәбәр итте, ул бәрелгән машинага бик каты зыян килгән, каза күрүче дә бар. Ә төп гаепле – үзе. Шуңа да бу эшне зурга җибәрмәс өчен, тиз арада акча кирәклеген хәбәр итте.
    Йокылы-уяулы әби-карчыкны бик тиз ышандырган “онык”. Әти-әни белсә, гомердә дә машина бирмәячәк, зур тавыш кубарачак, дигән сүзләре шикләнергә гомумән урын калдырмый.

    – Теле-телгә йокмый инде менә, сулыш алырга да ирек бирми, сүзләрен энҗе бөртекләре сыман тезә бара, – дип дәвам итте Әкълимә апа. – Балакаем белән ни булыр икән дип, әлеге хәлнең чынлыгына ышанып беттем. Әле бит машинаның маркасын, һәлакәтнең кайсы урамда булганлыгын да әйтеп бирде.
    Алга таба сценарий “оныгы” ышандырганча бара: 15-20 минуттан төнге сәгать 12дә “дусты” ишек кага. “ Сез пакет биреп җибәрергә тиеш икән, шуңа килдем”, – дип йомышын да әйтеп сала.

    – Өйдә берәмтекләп җыйган акчам бар иде. 190 мең сумны төрдем дә җибәрдем. Ниятем изге иде бит – күңелсезлекләрдән оныгымны коткарам. Иртән кызым килде, булган хәлне сөйләп бирдем. Ул сүзсез калды, баксаң, оныгым төне буе өйдә булган, беркая да чыкмаган икән. Менә шул чакта төп башына утыртуларын аңлап алдык. Тиз арада полиция чакырттык. Ун ел буена берәмтекләп җыйган акчам иде ул минем, пенсия алган саен, билгеле бер сумманы салып бара идем, – ди яшьләренә буылып әби-карчык.

    Татарстанның Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре пенсионер янына ялланып машина йөртүче булып эшләүче 25 яшьлек егетнең килгәнен ачыклаган. Аның аңлатмаларыннан күренгәнчә, күрсәтелгән адрес буенча акча барып алу һәм аларны ике абонент номерына күчерү буенча заказ килгән. Бик саллы сумма түләнгәч, егет мондый “игелекле эш”тән баш тартмаган үзе.

    Чистай районының хокук саклаучылары сөйләгәнчә, мондый эчтәлектәге шалтырату 1942 елгы пенсионерга да кергән.
    Бу юлы да шалтыратучы үзен әбинең оныгы дип таныштырган һәм телефон номерына 80 мең сум күчерүен сораган. Соңрак ике очракта да абонент номерлары Свердловск өлкәсендә теркәлүе ачыкланган. Хәзерге вакытта барлык шундый очраклар буенча тикшерү эшләре бара.

    Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләү идарәсе мошенниклык очракларын ачу бүлеге башлыгы урынбасары Ленар Гәрәев сүзләренчә, күп очракта җинаятьчеләр өлкәннәрнең ышанычын яулап алырга омтыла.
    – Аеруча күп зыян күрүчеләр булып өлкән яшьтәге кешеләр тора, – дип сөйләде безгә Ленар Гәрәев. – Төрле хәйләле, психологик алымнар кулланып, күңелләренең иң нечкә кылларына тиеп, акчаны осталарча үзләренә күчертәләр. Банк, почта янында махсус көтеп торучы җинаятьчеләр дә бар, алар “ауга” чыгар алдынан корбаны турында мәгьлүмат туплый. Банкка еш йөри икән, димәк, акчасы бар. Бары шуннан соң гына эшкә керешә. Өлкән яшьтәгеләргә, элекке ысул белән, ягьни акчаны исәп-хисап счетларыгызда саклау ысулы иң кулай һәм ышанычлы ысул дип һәрвакыт әйтеп торам. Әмма биредә күпме акча саклануы турындагы мәгьлүматны чит-ятларга сөйләмәвең хәерле.

    – Мошенникларның аеруча еш кулланган ысуллары нинди?
    – Кырыгалдарлар тарафыннан кулланыла торган иң еш очрак – банкның куркынычсызлык хезмәткәре буларак таныштырып шалтырату. Банк картасыннан “акча күчерергә телиләр” дип сезгә хәбәр бирәләр һәм моны булдырмый калыр өчен үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Моның өчен банк картасындагы бар мәгълүмат, шул исәптән картаның арткы ягында күрсәтелгән кодны әйтергә кушалар, йә резерв счетына яисә абонент номерларына акча күчерүне сорыйлар.
    Тагын бер киң таралган алдау төре – бушлай белдерүләр сайтында товар сатканда кулланыла торган мошенниклык очраклары. Товарны сатып алганда җинаятьчеләр банк мәгълүматларын хәбәр итүне сорый, аннары сатучыга смс җибәрәләр. Шуннан соң хәбәрдәге сылтама буенча керүне сорыйлар һәм, кагыйдә буларак, онлайн банкка эләгеп, кешенең банк картасындагы бар акчасын үзләштерәләр. Яисә берәр товар сату очрагында – сатыла торган әйбернең бар характеристикасын карау өчен сылтама буенча үтәргә, бирелгән графаларны тутырырга тәкъдим итәләр. Һәм нәтиҗәдә, кеше шулай ук онлайн банкка эләгә, саклык картасындагы бар акчасы кырыгалдарларга күчерелә.
    Моннан тыш, соңгы вакытта мошенникларның “бозым чыгару” кебек төрләре яңадан барлыкка килә башлады.

    –  Яшьләр дә алданып куя бит әле...
    – Биредә җиңел генә акча эшләү принцибы баш калкыта. Хәзер яшьләр тир түгеп эшләргә күнекмәгән, барысы да җиңел генә килә дип фикерли. Шуңа караклар корбаны булып куялар да инде. Хәтта 300-400 мең сум акчасыннан колак кагучылар да бар. Берсе, мәсәлән, машина сатып алырга җыйган акчасыннан колак каккан. Интернет аша казино сыман уеннарга кереп киткән дә, бар акчасын оттырган. Кемне гаепләргә соң биредә?

    – Мәңгелек сорау һәм иң актуале: кырыгалдарларның корбаны булмас өчен нишләргә?
    – Сезгә билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, сезгә отчество белән мөрәҗәгать итә, кайда яшәвегезне белә һәм сезнең картагыздан акча күчерелүе яки сатып алмаган товар өчен шикле түләү башкарылуын хәбәр итә икән – бу МОШЕННИК! Банкның контакт үзәгенә мөрәҗәгать итегез һәм булган хәл турында хәбәр итегез.

    Банкларның клиентлар турындагы базасы ни чаклы гына сакланган булса да, җинаятьчеләргә эләгү юллары күпсанлы, монысы – башка мәсьәлә. Банк карталары белән бәйле булган шикле операцияләрне банк мөстәкыйль рәвештә үзе контрольгә ала һәм махсус тикшерү үткәрә.
    Таныш булмаган кешеләрнең “бозым чыгару” яки “күз тидерүне бетерү” дигән үгетләренә бирешмәгез, хәтта алар сезгә үз сәләтләрен күрсәтергә тәкъдим итсәләр дә. Бу кешеләр барлык очракларда – МОШЕННИКЛАР. Алар үз корбаннарын примитив фокуслар белән җәлеп итә, күзне буа. Йортыгызга чит кешеләрне кертмәгез, үзегез генә яшәгән очракта бигрәк тә.

    Психолог Регина ГАЙСИНА “ШК” укучыларына үз киңәшләрен бирде:
    – Мошенниклар кешеләрнең теге яки бу категориясенә карата нинди алдау төрен кулланырга икәнен төгәл белә. Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәте, авыру һәм полиция тарафыннан тоткарлану корбаннары турында алдау кармагына ешрак өлкән яшьтәге кешеләр каба. “Виктимология” психологиясендә хатын-кызлар мошенниклык йогынтысына күбрәк бирелә дип санала, чөнки алар эмоциональ . Алдакчылар – бик нечкә психологлар да әле алар.
    Кешенең иң көчле хис-кичерешләре – курку. Без киемдә, кинога һәм рестораннарга бару өчен экономияли алабыз. Ләкин сәламәтлегебез яки якыннарыбыз тормышына кагылганда, соңгы акчабызны, асылташыбызны бирергә, теләсә нинди кредитлар алырга әзер. Җинаятьчеләр нәкъ менә шуңардан оста файдалана да инде. Бәхетсезлек очраклары турында хәбәр белән караклар гадәттә иртә таңнан яисә кичен соң гына шалтыраталар. Чөнки бу вакытта фикерләү процессы акрыная һәм кешегә рациональ фикер йөртү катлаулы. Алдакчылар сезнең дулкынлануыгызга, игътибарсызлыгыгызга һәм көтелмәгән хәлгә таруыгыздан файдалана. Ашыгыч рәвештә карар кабул итмәгез. Әгәр сезне бик нык ашыктыралар икән, бу сезне сагайтырга тиеш.
    Без хәзер беркемгә дә ышанмаска дигән нәтиҗә ясарга тиеш кебек. Ышаныгыз, ләкин, һичшиксез, тикшерегез һәм уяу булыгыз, – диде психолог.

    Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, “Туган авылым” мәчете имам хатибы:
    – Ислам динендә караклык дигән җинаять бик катгый тәнкыйтьләнә, ул җитди, каты җәзага тартылучы җинаять дип исәпләнә. Ягьни безнең җәмгыятебездә кайбер гамәлләр җинаять дип саналмый. Әйтик, хәмер эчү җинаять түгел. Ә менә караклык Җинаять кодексы буенча гына түгел, шәригать кануннары буенча да җинаять исәпләнә, хокук бозу дип санала. Бу җинаятькә нинди җәза бар соң? Аллаһы Тәгалә Корьәни-Кәримдә әйткәнчә, каракның, хатын-кызмы ул, ир-атмы, кулын кисегез, ди. Ягьни бу җинаятькә карата, шундый бик каты җәза бар. Безнең канун буенча, караклык өчен кул кисү каралмаган, әмма ирегеннән мәхрүм итү һәм башка төр җәза бар. Ә ислам динендә бары тик катгый җинаятьләргә генә шундый төрдәге җәза бирәләр. Әйбер урлаган өчен кулны кисәләр, зина кылган өчен таяк белән сугалар, яки таш белән бәрәләр. Менә шундый җинаятьләр ислам дине өчен катгый санала, җәзасы да алар өчен кырыс.
    Ислам дине буенча малны хәләл юл белән эшләп ашарга кирәк. Мошенниклар, караклар хәрәм ысул белән акча эшлиләр. Коръәндә әйтелгәнчә, малларыгызны хәрәм буенча тапмагыз. Аның бары тик хәләл ысул белән булганын гына карарга гына кирәк.

    ЛИЛИЯ ГАЙНУЛЛИНА

    Чыганак

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: