Әгерҗе кызы “Ералаш“ фестивале җиңүчесе булды
Яшьлек

Әгерҗе кызы “Ералаш“ фестивале җиңүчесе булды

Әгерҗедә 3нче мәктәптә укучы Айгөл Хисмәтуллина, “Ералаш“ фестивалендә җиңү яулап, әлеге тележурналга төшү хокукына ия булды.

Мәскәү өлкәсендә узган “Ералаш“ фестиваленә Калининградтан алып Хабаровскига кадәр төрле төбәкләрдән малайлар-кызлар килгән иде. Анда Әгерҗедән апалы-сеңелле Айгөл һәм Лиана Хисмәтуллиналар да катнаштылар.

Айгөл фестиваль җиңүчесе исемен яулый.

  • Мәскәүгә барып “Ералаш“та төшү хоукын алдым, дип сөенә ул.

Ә Лианага кыйммәтле бүләк тапшырыла.

 


Нет комментариев