Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр артачак

Инвалид балалар 1392 сумга күбрәк пенсия алачак

Социаль пенсиянең уртача күләме 2024 елның 1 апреленнән 938 сумга артачак һәм 13455 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балалар 1392 сумга күбрәк пенсия алачак, уртача 19948 сум була. Балачактан 1нче төркем инвалидларга 20110 сум, инвалид-хәрби хезмәткәрләр өчен 18236 сум була. Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына туендыручысын югалту буенча пенсия 15999 сумга кадәр арта. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Искәртик, социаль пенсияне иминият пенсиясе өчен баллар җыя алмаган кешеләр ала. Социаль пенсиягә чыгу яше иминиятнекенә караганда югарырак, һәм хатын-кызлар өчен 65 яшь һәм ир-атлар өчен 70 яшь тәшкил итә. Моннан тыш, социаль пенсияләр инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча карала», - дип аңлатты юрист, арбитраж идарәчесе Анна Хрусталева «Российская газетасына».

Мисал өчен, туендыручысын югалту буенча пенсияләрне ата-анасын яки икесеннән дә мәхрүм калган балигъ булмаган затлар ала.

«Социаль пенсияләрне арттыру турындагы карар пенсия алучы Россия гражданнарының социаль якланмаган категорияләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә бәйле», - диде юрист.

Искәртик, әгәр кешенең социаль пенсия гадел билгеләнгәнме яки ул иминият пенсиясенә хокуклымы икәнлегендә шиге туа икән, ярдәм сорап Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта юристтан консультация алырга мөмкин.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев