Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

1 февральдән әлегә кадәр аннан файдаланмаган барлык гаиләләргә ана капиталы күләме артачак

Сертификат акчаларының бер өлешен кулланмаган ата-аналар да 7,5 процент индексация алачак

Әгерҗе районындагы социаль фонд хәбәр иткәнчә, 1 февральдән әлегә кадәр аннан файдаланмаган барлык гаиләләргә ана капиталы күләме артачак.

Сертификат акчаларының бер өлешен кулланмаган ата-аналар да 7,5 процент индексация алачак. 

Сертификат акчасын тулысынча саклаган гаиләләрнең ана капиталы суммасы 44 мең сумга арта. Ана капиталы икенче балага арттырылган күләмдә рәсмиләштерелгән һәм бернинди чыгымнар да булмаган икән, арту 58 мең сум тәшкил итә.

Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар шулай ук ике айдан соң индексациягә исәп тотарга хокуклы. Әгәр гаиләнең 375 мең сум акчасы калган булса, бу сумма февральдә 7,5 процентка арта. Нәтиҗәдә, 403 мең сум тәшкил итәчәк. 

Икътисади үсеш министрлыгы фаразына караганда, 1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме – 631 мең сум, икенче балага 833,8 мең сумга кадәр артачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев