1 ноябрьдән кемнәргә пенсияне арттыралар?
Алар 15 134,66 сум ала башлый
1 ноябрьдән кайбер кешеләрнең пенсияләре арта. Бу турыда «Челнинские известия» яза, дип белдерде Интертат.
Әле яңа гына 80 яшен тутырган пенсионерларга түләү иң күпкә арта. 1 ноябрьдән алар 15 134,66 сум ала башлый.
Шулай ук гражданлык авиациясе очу экипажлары һәм ташкүмер сәнәгате хезмәткәрләренә пенсия арта. Аның күләме элеккеге эш урындагы хезмәт хакы һәм оешма Социаль фондка күчергән түләүләргә бәйле. Алдагы еллар белешмәсе буенча, шахтерларга өстәмә түләү күләме 3,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр булган.
«Төньяк стажы» булган кешеләргә пенсияне фиксацияләнгән өлешне арттыру хисабына 30-40 процентка күтәрергә мөмкиннәр, бу сумма территориягә бәйле, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев