19 яшьлек егет 560 мең сумнан артык акчаны урлаган
Егет үз гаебен тулысынча таныган һәм зыянны каплаган
Әгерҗе районы прокуратурасы зур күләмдә акча урлауда гаепле булган Әлмәт шәһәренең 19 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Судта ачыкланганча, 2022 елның ноябрендә җинаятьче банк картасындагы акчаны тере акчага әйләндерү өчен танышына әлеге картаны саткан. Бер ай узгач картаны сатып алучы гаепләнүчедән мобиль банкка керү мөмкинлеген сораган. Ул ризалашкан һәм бераздан яшерен рәвештә «үзенең» банк счетыннан 560 мең сумнан артык акчаны урлаган.
Егет үз гаебен тулысынча таныган һәм зыянны каплаган. Суд аңа 2 еллык сынау вакыты белән 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.
Суд карары законлы көченә кергән.
Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев