Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

2022 елдан ана капиталын әтиләргә дә бирәчәкләр

Закон проекты федераль бюджет акчасы исәбенә гамәлгә ашырылачак

 2022 елдан башлап суррогат әниләрдән туган балаларның әтиләренә ана капиталы бирәчәкләр.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, яңалык ведомствоның «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законына төзәтмәләрдә каралган.

Хәзерге вакытта суррогат анадан туган баланың якын туганы әтисе генә һәм аның хатыны баланы уллыкка алган очракта, ана капиталы бирелми..

«Конституция суды карары буенча бу очракта гаиләнең ана капиталы алу хокукы булырга тиеш. Әлеге позицияне исәпкә алып, Россия Хезмәт министрлыгы законнарга үзгәрешләр әзерләде. Алар 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче баланың, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң суррогат ана тудырган беренче баланың әтисе генә булса, бу гаиләгә ана капиталын алырга мөмкинлек бирә», диелгән хәбәрдә.

Шулай ук закон проекты РФ вице-премьеры Татьяна Голикова йөкләмәсе буенча эшләнгән, дип билгеләп үтелә. Хөкүмәттә ул 29 сентябрьдә булачак, ә Дәүләт Думасына 2021 ел ахырына кадәр кертеләчәк.

«Закон проекты „2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына бюджет турында“ федераль закон проектында каралган федераль бюджет акчасы исәбенә гамәлгә ашырылачак», — дип хәбәр итә Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте вәкилләре.

Закон проектын кабул иткәч, федераль бюджетттан бирелә торган түләүләрнең гомуми күләме 10,4 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев