Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

2023 елда балалар өчен нинди түләүләр каралган?

Түләүләр исемлеге

Россиядә мохтаҗ гаиләләр өчен балалар пособиеләре, декрет акчалары, төбәк түли торган акча, шулай ук яшь әти-әниләргә һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары каралган.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие. 140 көн өчен декрет акчасының максималь суммасы – 383 178,6 сум.

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү. 2023 елның 1 февраленнән – 22 909,03 сум.

Балага 1,5 тулганчы ай саен түләнә торган акча. Пособие билгеләү шартларына карап, 1 айга 8591 сумнан 33 282 сумга кадәр була ала.

Ана капиталы. Беренче балага 587 мең, икенче балага 775,6 мең сум.

Бердәм пособие. Яшәү минимумыннан 50, 70 яки 100 процент.

Хәрбиләрнең гаиләләренә пособие. Бер тапкыр бирелә торган түләү – 36 278 сум.

Күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләү өчен. Яңа төзелгән йорт, икенчел торак, шәхси йорт, җир кишәрлеге өчен ипотеканы түләүгә – 450 мең сум.

Төбәк бюджетыннан беренче һәм аннан соң туган балаларга өстәмә түләүләр бүлеп бирелә ала.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев