Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

29 яшьлек ир-ат ялган юл белән займ рәсмиләштергән

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы ялган юл белән чит милекне урлауда гаепле 29 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. 

Судта ачыкланганча, 2022 елның 26 апрелендә гаепләнүче Әгерҗедә булган хәлдә микрофинанс компаниясендә паспорт мәгълүматларын кулланып чит кеше исеменә читтән торып кулланучылар займы рәсмиләштерә. Үз гамәлләре белән ул оешмага 9 мең сум күләмендә зыян китерә һәм займ буенча бурычларын үтәми. 

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, китерелгән зыянны каплаган. Суд аңа 180 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләгән. 

Суд карары үз көченә кермәгән.   

(Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча әзерләнде).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев