Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Әгерҗеле мошенникларга йөз мең сум акча күчергән

Уяу булыгыз!

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегеннән  хәбәр итүләренчә, соңгы вакытта мошенниклык очраклары аеруча ешайган. Шалтыратучылар үзләрен төрле телефон компанияләре операторлары, Дәүләт хезмәтләре белгечләре, ФСБ хезмәткәрләре дип таныштыралар. 

Әйтик, 20 август көнне полициягә бер әгерҗеле мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз сөйләвенчә, аңа элемтә операторларының берсеннән шалтыратып,  номерга хезмәт күрсәтүне озайтырга һәм моның өчен смсхәбәр булып килгән кодны хәбәр итәргә кирәклеген әйткәннәр. Хатын-кыз кодларны хәбәр иткән һәм шунда ук үз гамәлләренең дөрес булу-булмавында шикләнә башлаган. Ул телефонындагы кушымта аша Дәүләт хезмәтләренә керергә уйлаган, әмма булдыра алмаган.

Шул ук вакытта телефондагы бер кушымтасына Дәүләт хезмәтләренең техник ярдәм күрсәтү бүлегеннән шалтыратулар килә башлаган. Шалтыраткан ир-ат аның Дәүләт хезм әтләре сайтында зур активлык күзәтелүен хәбәр иткән. Моның мошенниклар эше икәнлеген әйтеп, сөйләшүне, янәсе, финанс буенча ярдәмчесенә күчергән. Ул, үз чиратында, мошенникларның аның исеменә кредит рәсм иләш т ерергә теләвен бәян итеп, барлык кредит операцияләрен ябачакларын әйткән.

Ул ФСБдан шалтырату булыр дип тә кисәткән. Алга таба телефондагы шул ук кушымтага шалтыратып аның шәхси мәгълүматларының бер хәйрия фондына билгеле булуын һәм аны террорчылыкта гаепләү ихтималы барлыгын әйткәннәр. Шулай ук шәхси счетыннан акчаларны күчерергә омтылыш булуын хәбәр иткәннәр. 

Аннан соң янә финанс ярдәмчесеннән шалтырату булган. Ул, мошенникларның аның шәхси мәгълүматларын белүен әйтеп, сакланышта булган акчаларын куркыныч булмаган картага күчерергә киңәш иткән. Хатын-кыздан телефон һәм башка операторның яңа симкартасын сатып алуын, икенче бер кушымта урнаштыруын сораганнар, куркынычсыз счетның кайсы банкта булуын әйткәннәр. Шулай итеп, барлык гамәлләрне алар кушуы буенча башкарган хатын-кыз мошенникларга 101 мең сум акча күчергән.

Хөрмәтле райондашлар! Үзегезне алдауга юл куймагыз! Шуны исегездә тотыгыз: Дәү ләт хезмәтләре белгечләре месс ендж ерлар аша элемтәгә чыкмыйлар. Шикле шалтырату булган очракта шунда ук сөйләшүне туктатыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев