Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Ана капиталы 1 миллион сумга җитәргә мөмкин

Закон проекты авторлары әйтүенчә, Ана капиталы акчасы ел саен 1 февральдән еллык инфляция дәрәҗәсендә арттырыла

Киләсе елдан Ана капиталы 1 миллион сумга җитәргә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасыннан соң, Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый тәкъдим белән чыккан.

Закон проекты авторлары әйтүенчә, Ана капиталы акчасы ел саен 1 февральдән еллык инфляция дәрәҗәсендә арттырыла.

Быел ул, мәсәлән, 7,4 процентка индексацияләнеп, беренче балага – 630,4 мең сум, икенчесенә – 833 мең сум тәшкил итте. – Торак бәяләре инфляциягә караганда да тизрәк үсә. Ипотека буенча беренчел кертем күләме дә артты. Шуңа күрә Ана капиталы да инфляция күрсәткеченнән зуррак суммага үсәргә тиеш.

Киләсе елның 1 февраленнән аны беренче балага – 756,7 мең сум, ә икенчесенә – 1 миллион сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итәбез, – дигән депутатлар. 2007-2022 елларда дәүләттән әлеге төр ярдәм чарасын 12 миллион гаилә алган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/136946/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев