Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Банкомат акчаны «йотса» нишләргә?

Сезнең проблеманы шунда ук хәл итә башласыннар өчен, шунда ук банкка шалтыратыгыз

Банкомат сез салган акчаны «йотса», тик аны хисапка салмаса нишләргә? Ә акчаны да бирмәсә, чек та чыгармаса (чекны һәрвакыт алырга киңәш ителә)? Банкомат картаны да «йотса»? Бу очракка киңәшләрне «Россия газета» тәкъдим итә.

Экспертлар түбәндәге белешмәләрне фотога төшерергә киңәш итә:

  • банк операциясен башкаруның төгәл датасы,
  • банкоматның адресы, номеры,
  • сез банкоматка салган һәм аппарат «йотып» калган акча суммасы,
  • банкоматта күзәтү камерасы бармы-юкмы (бу язмалар сезнең гамәлләрне раслый алачак).

Тиз арада банкка мөрәҗәгать итегез! Сезнең проблеманы шунда ук хәл итә башласыннар өчен, шунда ук банкка шалтыратыгыз. Банкомат яныннан китмичә шалтырату хәерле. Техник ярдәм хезмәткәрләре сезгә күрсәтмә бирер, телефоннан ук сездән акча тотып калу турында гаризаны кабул итәр.

Әгәр гаризаны телефоннан гына теркәмәсләр, банкка язмача дәгъва белдерергә кирәк. Анда түбәндәгеләрне күрсәтегез:

  • исем, фамилия, атагызның исеме,
  • карта турында мәгълүмат,
  • банкомат турында мәгълүмат (номеры, адресы),
  • гадәттән тыш очрак турында белешмә (банкомат белән эшләү датасы һәм вакыты, башкарыла торган операция тибы, кертелгән һәм тотып калынган акча суммасы).

Гаризаны мөмкин кадәр тизрәк тапшырырга кирәк. Банк бүлекчәсендә гаризаны алырга һәм теркәргә тиешләр. Гаризаны 2 данә ясагыз да, берсен, кабул итү турында тамга куйдырып, үзегезгә алыгыз.

Аннары банк тикшерү оештыра. Инкассация вакытында банкоматта артык акча булу-булмавын ачыклыйлар, кирәк булса, видеокүзәтү камерасы язмаларын карыйлар, хисап буенча акча күчерү тәртибен тикшерәләр. Мондый очракларны тикшерүнең формаль срогы 45 көн, диелә хәбәрдә.

Акчаны кайтарып булмаса, судка мөрәҗәгать итегез. Бу – чик чара, гадәттә эш моңа кадәр барып җитми, дигән белгеч.

Чыганак: Интертат 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев