Бу кешеләр 2024 елда кредитларын вакытлыча түләми тора ала
Яңалык 1 гыйнвардан кертелде
1 гыйнвардан авыр хәлдә калучылар кредитларын вакытлыча түләми тора ала. Бу 2024 елның 1 гыйнварына кадәр алынган кредитларга кагыла,дип яза Интертат.
Кредит каникулы ике очракта бирелә:
– табышы 30 процент, яки тагын да күбрәккә кимегәннәр;
– гадәттән тыш хәлләрдән (янгын, су басу) каза күргәннәр.
Кредит каникулы алыр өчен банкка барып гариза язарга кирәк. Кредит каникулының максималь срогы – 6 ай.
РБК язуынча, 2020 елда кредит каникуллары күпләрнең бөлгенлеккә чыгуын кисәтеп кала алган.
Үзәк банк статистикасы буенча, 2022 елның мартыннан 2023 елның сентябренә кадәр 4 миллион физик зат кредит каникулы сорап мөрәҗәгать иткән, аларның 44 процентына уңай җавап килгән.
Кредит каникулы бирүдән баш тартуның төп сәбәбе – кредит күләме зур булу һәм табыш кимүне дәлилли алмау.
Хөкүмәт раслаган кануннар буенча, кредит каникулы барлык кредитларга да бирелми. Кредит суммасының күләме билгеләнгән.
1,6 млн – автокредитлар өчен;
450 мең – гадәти кредитлар өчен.
Кредит каникулы вакытында штрафлар салынмый. Әмма каникул вакытында килешүдә каралган процентлар исәпкә алына. Бер кредитка бер генә каникул алып була. Бер тапкыр кредит каникулыннан файданучыга каникул бирелми. Искәрмә – махсус операциядә катнашучылар.
Кредит каникулы сорап мөрәҗәгать иткәч, кредит бирүче оешма яки банк 5 эш көнендә уңай җавап бирергә, кире какса, сәбәбен аңлатырга тиеш. Килешмәгән кеше булса, ул Үзәк банкның төбәктәге бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Кредит каникулына мохтаҗ булуны раслау өчен, эш урыныннан 2НДФЛ белешмә, эшсез булуың турында белешмә, «больничный» документлары кирәк. Ә инде гадәттән тыш хәлгә дучар булуыңны күрсәтү өчен җирле хакимият биргән белешмә кирәк булачак.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев