Ел ахырында россиялеләргә унөченче пенсия түләнергә мөмкин
13 нче пенсияне түләү гомере буе илебез үсеше мәнфәгатьләрендә эшләгән затларга карата социаль гаделлекне торгызуга ярдәм итәчәк
Дәүләт Думасында декабрьдә картлык буенча иминият пенсиясе алучы барлык өлкән яшьтәге кешеләргә 13 нче пенсия түләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Известия» «Гадел Россия — дөреслек өчен» фракциясе башлыгы Сергей Мироновның премьер-министр Михаил Мишустинга юллаган хатына сылтама белән яза.
«13 нче пенсияне түләү гомере буе илебез үсеше мәнфәгатьләрендә эшләгән затларга карата социаль гаделлекне торгызуга ярдәм итәчәк», - дип әйткән депутат.
Кичә Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Федерация Советындагы чыгышы вакытында Россия пенсионерларына 2025 елда инфляция дәрәҗәсенә түләүләрне индексацияләячәкләр, дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев