Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Игътибар: 2 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәк

Салымны үзегез өчен генә түгел, башка кеше өчен дә (җәмәгать, әти-әни, балалар) түли аласыз

Сентябрь аеннан физик затлар өчен транспорт,  җир, милек һәм керемгә салым түләве буенча кампания старт алды. Ул 2 декабрьгә кадәр дәвам итә. 

Бу хакта тулырак Россия Федераль салым инспекциясенең ТР буенча 9нчы районара инспекциясе начальнигы урынбасары Альберт МИНӘХМӘТОВ сөйли.

САЛЫМ БЕЛДЕРҮЕ КӘГАЗЕ

Салым белдерүе кәгазе сентябрь утрасыннан башлап “Салым-сервис” учреждениесе аша җибәрелә. Физик затка ул түбәндәге ысуллар буенча тапшырыла:

1. Почта элемтәсе бүлекчәләре аркылы;

2. Россия Федераль салым хезмәтенең электрон хезмәтеннән файдаланучыларга  “Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты” (nalog. gov.ru сайты) аша;

3. Электрон рәвештә – Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталына. Моның өчен салым түләүченең әлеге порталда теркәлгән булуы кирәк. Теркәлү бик уңайлы: башта “Документлар” бүлеген, аннан “Керемнәр һәм салымнар”ны сайлыйбыз һәм “Салым белдерүе кәгазе”/ “Тоташтырырга” сылтамасына басабыз.

Бер нечкәлек: тоташтыруга ризалык электрон имза белән расланган булырга тиеш. Моның өчен “Госключ” кушымтасы файдаланыла.  

Салым белдерүе кәгазе килмәгән очракта күпф ункцияле үзәккә йә теләсә кайсы салым органына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешм әләр өчен телефоннар: 8(85557)52410, өстәмә (милеккә салым буенча) 2497, 2422, 2448, 2559.

ТҮЛӘҮ ЫСУЛЛАРЫ

Салым белдерүен Дәүләт хезмәтләре аша алучылар аны әлеге портал аша түли алалар. Кәгазьдә килгән белдерү буенча банк терминаллары, кассалар, банкларның мобиль кушымталары, Россия почтасы, күпфункцияле үзәк аша түләргә була.

Физик затлар өчен уңайлы сервислар – “Физик затның салымы” (мобиль кушымта), “Салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты”. Салымны алар аша да түләргә мөмкин. 

Салымны үзегез өчен генә түгел, башка кеше өчен дә (җәмәгать, әти-әни, балалар) түли аласыз. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең “Салым һәм пошлиналарны түләү” хезмәтеннән файдаланырга киңәш итәбез.

САЛЫМ КӘГАЗЕ ҖИБӘРЕЛМИ

Башка еллардагы кебек үк салым белдерүе кәгазе түбәндәге очракларда җибәрелми:

– салым түләүдән тулысынча азат итүче ташлама, тотып калынган акча булганда;

– исәпләнгән салым күләме 300 сумнан ким булса;

– артык түләнгән акча 2023 ел өчен исәпләнгән салымны тулысынча каплаганда.

Калган очракларда салым белдерүе кәгазе юллана. Салымны түләүнең соңгы көне – 2 декабрь. 3 декабрьдән пени исәпләнә башлый. Шуңа күрә вакытында түләү кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев