Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Яңа елдан соң кайсы товарларга бәя артачак?

Бензин һәм ягулык бәясе арту, йөк һәм пассажирлар ташуга да бәяне арттыра

2023 елның 1 гыйнварыннан кайбер товарларга бәя артачак. Бу – акцизлар арту белән бәйле. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның дәүләт һәм муниципаль финанслары кафедрасы доценты Мария Долговага сылтама белән «Про Город» порталы яза.

Яңа елдан Россиядә кайбер товарлар кыйммәтләнәчәк. Бу – составында 1,5 процент спирт булган товарларга кагыла. Моңа алкоголь генә түгел, парфюмерия дә керә. Тәмәке продукциясе, җиңел машиналар, мотоцикллар, бензин һәм дизель ягулыгы да кыйммәтләнәчәк. Мария Долгова сөйләгәнчә, бензин һәм ягулык бәясе арту, йөк һәм пассажирлар ташуга да бәяне арттыра.

«2023 елның 1 гыйнварыннан 1,2 процент микъдарда алкоголь булган шикәрле газлы эчемлекләрнең бер литрына акцизны 7 сум итү турында закон кабул ителсә, аларның да бәясе артачак», – диде экономист.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев