Ирләр пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин
Балаларын ялгыз тәрбияләүче күп балалы аталар өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге бирергә кирәк
Балаларын ялгыз тәрбияләүче күп балалы аталар өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге бирергә кирәк. Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шундый тәкъдим белән чыккан. Бу җәһәттән хат Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останинага юлланган, дип хәбәр итә RT.
Хәзерге вакытта Россиядә балаларын ялгыз тәрбияләүче күп балалы аталарга пенсиягә чыкканда өстенлекләр бирү күздә тотылмаган. Яңалык ишле балалы гаиләләргә булышу, шулай ук ата статусын үстерүгә китерәчәк.
“Хөрмәтле Нина Александровна, югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, “Иминият пенсияләре турында” федераль законның 32 статьясына балаларын ялгыз тәрбияләүче күп балалы аталар өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеген күздә тоткан үзгәрешләр кертү буенча проект эшенә башлангыч бирүегезне сорыйм”, – дип язылган мөрәҗәгатьтә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев