Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Кайсы очракта пенсионерга өстәмә түләү каралган?

7220,74 сум өстәлергә мөмкин

Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары булган пенсионерларга Пенсия фонды иминият пенсиясенә түләүне арттыра. Әлеге түләү 2002 ел башыннан башкарыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә, дип белдерде Интертат.

Пенсионер кайсы гаилә әгъзалары өчен өстәмә түләү алырга мөмкин? Беренчедән, әгәр пенсионерның балигъ булмаган баласы булса яисә 23 яшькә кадәрге баласы уку йортының көндезге бүлегендә укыса, пенсионерга өстәмә түләү каралган. Шулай ук пенсионер карамагында 23 яшькә кадәрге балигъ булмаган бертуганы яисә оныгы булса (әлеге балаларның эшкә яраклы әти-әниләре булмаган очракта), ул алар өчен өстәмә түләү алырга хокуклы. 

Иждивение фактын билгеләү өчен, пенсионерның Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы нигез итеп алына. Ул – 10175 сум. Картлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә түләүнең күләме һәрбер кешегә 2 406,91 сум тәшкил итә. Бу түләүне 3 кеше өчен генә алырга була. Әйтик, 3 һәм аннан да күбрәк кеше булган очракта, картлык буенча иминият пенсиясенә 7220,74 сум өстәлә.

«Өстәмә түләү алу өчен гариза бирергә кирәк. Әлеге түләү вакытлыча гына бирелә», – дип сөйләде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев