Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Кемнәрнең дәүләттән 16 мең сум алу хокукы бар?

Акча бирелүнең шарты билгеле

«Россиянең мактаулы доноры» исемен алучылар 2022 елда дәүләттән 16 мең сум алачак. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының бизнес факультеты өлкән укытучысы Дарья Стюрина «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә сөйләде, дип яза Татар-информ.

Аерым алганда, гражданнарның бу категориясе хезмәт хакын саклап өстәмә ялларга, кан биргән көнне бушлай туклануга хокуклы. Шул ук вакытта, «Россиянең мактаулы донорлары» теләсә кайсы уңайлы вакытта түләүле отпуск, шифаханә-курорт дәвалануына ташламалы юллама, ел саен түләүләр, чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә каралган преференцияләр алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Стюрина сүзләренчә, төбәкнең мактаулы донорлары шулай ук Хезмәт кодексының 186 маддәсе һәм 125нче Федераль закон нигезендә ташламалар ала. Мисал өчен, Мәскәүнең мактаулы донорлары транспортта бушлай йөри, торак-коммуналь хезмәтләргә һәм даруларга ташламаларга хокуклы, диде ул.

«Санкт-Петербургта Россия Федерациясенең мактаулы донорларына «Хезмәт ветераны» исеме бирелү каралган. Әмма хатын-кызларның хезмәт стажы 20 ел, ә ир-атларныкы 25 һәм аннан да күбрәк булуы шарт», - дип өстәде Стюрина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев