Минималь хезмәт хакын 18,5 процентка арттырырга җыеналар
Минималь хезмәт хакын арттыру өчен бюджетның барлык дәрәҗәләреннән 75,9 млрд, ә бюджеттан тыш сектордан 47,4 млрд акча бүлеп биреләчәк
Россия Хезмәт министрлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 18,5 процентка (19 242 сумга кадәр) арттыру турында закон проектын чыгарды һәм аны фикер алышу өчен тәкъдим итте.
Ведомствода әйтүләренчә, бу чара 4,8 млн эшче өчен хезмәт хакын артуны тәэмин итәчәк. Моннан тыш, минималь хезмәт хакы больничный түләүләрен санау өчен минималь база да булып тора. Минималь хезмәт хакын арттыру өчен бюджетның барлык дәрәҗәләреннән 75,9 млрд, ә бюджеттан тыш сектордан 47,4 млрд акча бүлеп биреләчәк.
Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйткәнчә, илдә минималь хезмәт хакы күләмен арттыру буенча эзлекле эш Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча алып барыла.
2021 елның 1 гыйнварына Россиядә минималь хезмәт хакы 12 792, 2022 елның 1 гыйнварына 13 890, 2023 елның 1 гыйнварына 16 242 сум булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев