Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Мөһим продуктка бәя арту фаразлана

2025 елда карабодайның бәясе сизелерлек артачак

Моның сәбәбе, ничек кенә сәер яңгырамасын, аның хәзерге вакытта ваклап сатуда арзанлы булуында. Соңгы елда карабодай ярмасына бәяләр төшү Россиядә чәчү мәйданнарының кимүенә китерәчәк, бу, үз чиратында, продукт җитештерүнең кимүенә һәм аның алга таба кыйммәтләнүенә китерергә мөмкин, дип саный белгечләр. 

Экспертлар 2022 елның маенда карабодайның уртача бәясе – килограммы 144 сумга кадәр артуын, ә 2024 елның февралендә 85 сумга кадәр төшүен искәртә.

Аларның сүзләренчә, рентабельлекнең кимүе аркасында аграрийларда бу культураны чәчү теләге бетә, чөнки җитештерүнең үзкыйммәте туктаусыз арта. Ярма, техника һәм яллы хезмәт һаман кыйммәткәрәк төшә, шуңа күрә җитештерүчеләр хәзерге бәяләрдә хәтта минуска эшләргә мөмкин. Фаразлар буенча, кибетләрдә карабодай бәяләре 2024 елда ук арта башланачак, 2025 елда тагын да кыйммәтләнәчәк. Кайбер экспертлар фикеренчә, ваклап сату бәяләре бер елдан 140 сумнан артып китәчәк.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев