Ноябрьдә пенсия түләү графигында үзгәрешләр булачак
Акчаны вакытыннан алда алачаклар
Бәйрәм көннәре сәбәпле, ноябрьдә пенсия түләү графигы үзгәрәчәк. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4-6 ноябрьдә Россиядә ял көннәре була. Бу хакта Татар-информ яза.
«2022 елда 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр ял көннәре була. Димәк, бу көннәрдә график буенча пенсионерлар алырга тиешле барлык пенсияләр 4 ноябрьгә кадәр исәпләнгән булырга тиеш», - дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец.
Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр пенсияләрне вакытыннан алда ала, әмма график буенча түләү көненнән өч көннән дә иртәрәк түгел. Кагыйдә буларак, бу ял һәм бәйрәм көннәрендә банкларның һәм почта бүлекчәләренең эшләмәве белән бәйле.
Әмма «почта бүлеге эшләгән очракта, мисал өчен, 5се пенсия алучыларның аны график буенча үз вакытында алу мөмкинлеге булачак», - дип өстәде белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев