Путин эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне 10 процентка арттырырга тәкъдим итте
Пенсия түләүләренең гомуми үсеше 19,5 процент тәшкил итәчәк
Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
«Агымдагы елның 1 июненнән, бездәге законнарны исәпкә алып, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 10 процентка арттырырга тәкъдим итәм», – диде дәүләт башлыгы РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында.
Россиянең Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков җавап итеп, Россия Пенсия фондының арттырылган пенсияләрне 3 июньнән үк бирә башлаячагын белдерде.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләренең 8,6 процентка артуын кертеп исәпләгәндә, пенсия түләүләренең гомуми үсеше 19,5 процент тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев