Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Путин россиялеләрнең хезмәт хакы артуы турында белдерде

Бу дөрес юнәлештә хәрәкәт

Россиялеләрнең реаль хезмәт хакы арта, әмма бик акрын дәрәҗәдә. Бу хакта Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза Шәһри Казан.

"Икътисад үсешенең, икътисади сәясәтебез сыйфатының төп индикаторы-гражданнарның керемнәре динамикасы. Ахыр чиктә безнең максат — кешеләр тормыш сыйфатын, дәрәҗәсен күтәрү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт хаклары һәм тулаем ил буенча халыкның реаль керемнәре яңадан реаль рәвештә үсә башлады. Әлегә бу тыйнак саннар, әмма алар бар", — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Президент төп күрсәткечләрне китерде: 2022 елның октябреннән реаль хезмәт хакы 0,30,6% ка, ә реаль булган керемнәр 9% ка артты. Владимир Путин ассызыклаганча, әлегә бу аз, әмма "бу дөрес юнәлештә хәрәкәт".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев