Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге райондашларга карата мошенниклык очракларының артуын хәбәр итә.

Сак булыгыз!

5 мартта бүлеккә хатын-кыз  мөрәҗәгать итә. Аның әйтүенчә, телефонына “Билайн” элемтәсе операторы вәкилләре шалтыраткан. Алар аның абонент номеры искерүен һәм шәхси мәгълүматларын расларга кирәклеген әйткәннәр. Мәгълүматларны раслаганнан соң аңа “РФ Дәүләт хезмәтләре” порталы вәкилләре шалтыратып, мошенникларның шәхси кабинетын ватуларын хәбәр иткәннәр.

Шуннан соң ватсабына видеошалтырату булган. Форма кигән ир-ат үзен Мәскәүнең Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Глеб Затрескин дип таныштырган. Ул үзләрендә мошенниклык буенча җинаять эше барлыгын һәм аның әлеге эштә катнашы булу ихтималын әйткән. Янәсе, шуңа күрә алар бу ханымның мошенниклык гамәлләрендә катнашы булу-булмавын тикшерәләр.  

Бераздан аның абонент номерына Александр исемле бер ир-ат шалтыратып, үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштырган һәм аннан онлайн-банкларын тикшереп чыгуын үтенгән. Тикшерү барышында ханым гамәлдәге кредитларын күреп алган. Виртуаль карта рәсмиләштереп, әлеге кредитларны капларга киңәш иткәннәр.

Картаны рәсмиләштергән чакта аның исемендәге барлык ачык банк карталарыннан акчаларны виртуаль картага күчерүен үтенгәннәр. Ханым әлеге ир-ат әйткәннәрнең барысын да эшләгән. Һәм шуннан соң виртуаль картадан кулланып булмый башлаган. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгалтылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев