Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Россиядә йомырка бәясе бер атна эчендә тагын арткан

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу – азык-төлек бәяләре арасында иң сизелерлек үзгәреш

12-18 декабрьдә Россиядә йомырка бәясе 4,6 процентка кыйммәтләнгән. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу – азык-төлек бәяләре арасында иң сизелерлек үзгәреш.

Мисал өчен, балалар өчен ит консервалары бер атна эчендә – 0,6 процентка, сосиска һәм сарделька 0,5 процентка кыйммәтләнгән. Яшелчәләрдән кыяр бәясе – 8,2 процентка, кәбестә – 1,6 процентка, помидор 1,4 процентка арткан.

Бәясе төшкән азык-төлек тә бар. Әйтик, тавык ите – 0,6 процентка, шикәр – 0,5 процентка, тары һәм карабодай ярмасы – 0,3 процентка, бодай оны 0,2 процентка арзанайган.

Элегрәк Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Яңа елдан соң йомырка бәясе төшә башлаячак дип белдергән иде.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында илдә йомырка бәясе күтәрелүне «Хөкүмәт эшендәге өзеклек» белән бәйләп аңлатты. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге проблеманы кайбер илләрнең импорт продукциясенә пошлиналарны бетерү ярдәмендә хәл итәргә ниятләве турында белдерде.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев