Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Социаль түләүләр артты

Әгерҗе районындагы Пенсия һәм социаль иминият фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр итә

Әгерҗе районындагы Пенсия һәм социаль иминият фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр итә: 1 февральдән барлык төр социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9%ка индексацияләнде.

Болар – айлык акчалата түләү (ЕДВ), аның составына керә торган социаль хезмәтләр җыелмасы, ана капиталы, бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие, йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособие һ.б.лар.

ЕДВ белән берүк ва кытта 11,9%ка аның сос тавындагы социаль хез мәтләр җыелмасы да индексацияләнә. Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәт ләр җыелмасыннан файдалану хокукына ия гражданнар социаль хезмәтләрне натураль формада яисә акчалата алырга мөмкин. Хәзер аның күләме – 1470 сум.

Индексациядән соң ана капиталы күләме (беренче бала тугач) 586 946 сум тәшкил итә. Икенче бала туганда – 188 682 сум. Тулы сумма – 775 628 сум. Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларының тотылмый калган суммасы да индексацияләнә. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме – 22 909 сум, йөклелек һәм бала табу буенча пособие – 859 сум. Производствода бәхетсезлек очрагында бер тапкыр түләнә торган түләү – 131 700 сум. Күмү өчен пособие 7 800 сумга якын тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев