Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстан Республикасында 2024 елның ноябрь аенда балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы

Түләүләр » МИР » картасына көн дәвамында күчереләчәк. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән. Шулай:

2 НОЯБРЬДӘ әти-әниләргә киләчәк түләүләр :
- туган көненнән алып 17 яшенә кадәрге балалар өчен һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
- 2023 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә 3 яшенә кадәрге түләү;
- 1,5 яшенә кадәр бала караучы эшләмәүче ата-аналар өчен пособие.

5 НОЯБРЬДӘ —
- ана капиталы акчаларыннан балага 3 яшь тулганчы ай саен  түләнә торган  түләү.

8 НОЯБРЬДӘ — 
- 1,5 яшькә кадәр бала караучы эшләүче ата-аналарга  пособие

Бик мөһим! Түләүләр " МИР " картасына көн дәвамында күчереләчәк. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк.

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә,  почта элемтәсе бүлекчәләре аша пособиеләр һәм пенсияләр алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә китереләчәк. Аны үзеңнең почта бүлекчәңдә ачыкларга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев