Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстанда бер атнада кыярның бәясе 9 процентка кимегән

Бер килограмм кыярның бәясе 172 сумнан 157 сумга кадәр төшкән

23-30 мартта Татарстанда кыяр, эремчек һәм ит продуктлары арзанайган. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.

Узган атнада бигрәк тә кыяр бәясе төшкән. Ул 9 процентка арзанайган, бер килограмм кыярның бәясе 172 сумнан 157 сумга кадәр төшкән. Эремчекнең килограммы 350 сумнан 344 сумга кадәр арзанайган, ә сыер итенең килосы 482 сумнан 262 сумга кадәр һәм дуңгыз ите 478 сумнан 260 сумга кадәр төшкән.

Шул ук вакытта башка азык-төлекнең бәясе элеккечә калган. Бары тик помидорның килограммы 193 сумга кадәр, суган 50 сумга кадәр һәм кишер 38 сумга кадәр арткан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев