Татарстанда иминият пенсияләре арта
Түләүләрне төзәтү узган ел эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак
1 августта Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе 2023 елда эшләгән 125 мең пенсионерның иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.
«Түләүләрне төзәтү узган ел эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак. Шулай ук туендыручысын югалткан кешенең әлеге түләү рәсмиләштерелгән счетына аны билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар керсә, туендыручыны югалту буенча да пенсияләр арттырыла», – диде ул.
Спикер мәгълүматлары буенча, хезмәт хакы һәм иминият взносларына бәйсез рәвештә, эшләүче барлык гражданнарга ел саен индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) исәпләнә. Кеше эшләгән вакытта да ул шулай ук шушы ИПКларны туплый. Соңыннан киредән исәпләү нәтиҗәсендә алар иминият пенсиясен арттыра. 2023 елда социаль фондка кергән иминият кертемнәреннән чыгып, 2024 елның 1 августыннан иминият пенсияләре формалаштырылган ИПКны исәпкә алып яңадан исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев