Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстанда инвалидлык буенча пенсия гражданнардан гариза алмыйча гына билгеләнә

5 эш көне эчендә пенсия рәсмиләштерә

Әгерҗе районындагы Социаль фондының клиент хезмәте  бүлекчәсе  исегезгә төшерә, узган елда Татарстанның социаль фонды  пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга  инвалидлык алу сәбәпле 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча ,гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.

Социаль фонд  пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Кешенең инвалидлык  алуы турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне эчендә пенсия рәсмиләштерә. Инвалидның  дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша  пенсия билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.

Социаль фонд моңа кадәр  билгеләгән түләүләр пенсионерга нинди  ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Моңа кадәр  фонд линиясе буенча  түләүләр алмаган очракта гражданга дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстанның Социаль фонды клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәк аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны пенсионер үзе яки аның  законлы вәкиле  эшли ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев