Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстанда йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе түләнә

Ярдәм күләме хатын-кызның хезмәт хакы күләменә, бала табуның катлаулылыгына һәм кайбер башка факторларга бәйле

Әгерҗе районындагы Социаль фонд клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанда йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе түләнә. 

Ярдәм күләме хатын-кызның хезмәт хакы күләменә, бала табуның катлаулылыгына һәм кайбер башка факторларга бәйле. Тулы эш көнендә эшләүче әниләр өчен отпускның дәвамлылыгы стандарт, ягъни 140 көн булган очракта пособие күләме – 74 757 сум. Максималь түләү күләме – 530 976 сум. Максималь сумма
дагы пособие йөклелек буенча озак вакытлы (194 көнгә кадәр) ял бирелгән очракта яисә бала табу катлаулы дип бәяләнгәндә (әйтик, берьюлы ике яки өч бала туганда) билгеләнә. Әлеге сумма ял чорында бер генә тапкыр түләнә.

Тулы мәгълүмат алу өчен Контакт-үзәкнең телефон номеры – 88001000001. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев