Татарстанда колбаса һәм кыяр бәясе кимеде
Шул ук вакытта продуктларның бер өлеше, киресенчә, кыйммәтләнде
Татарстанда бер атнада, 21-27 октябрьдә, пешерелгән колбаса 1,38 процентка, ягъни 6 сумга диярлек арзанайды. Аның бер килограммы бәясе 438,36 сумга кадәр кимеде. Бу Татарстанстат мәгълүматыннан билгеле булды.
Шулай ук аш тозы бәясе 1,55 процентка — бер килограммы өчен 16,81 сумга кадәр, ә бәрәңге 1,02 процентка — килограммы өчен 32,49 сумга кадәр үзгәрде. Моннан тыш, кишер 4,42 процентка — килограммы өчен 28,19 сумга кадәр арзанайды. Яңа өзелгән кыяр бәясе исә 3,63 процентка — килограммы өчен 99,83 сумга кадәр кимеде. Дуңгыз ите, тавык ите, балалар өчен җиләк-җимеш консервалары, тавык йомыркасы, яңа өзелгән ак күчәнле кәбестә бәясе 1 процент чикләрендә үзгәрде.
Шул ук вакытта продуктларның бер өлеше, киресенчә, кыйммәтләнде. Әйтик, банан бәясе килограммы өчен 146,69 сумга кадәр артты — +2,07 процент, яңа өзелгән помидор бәясе — 141,72 сумга кадәр — +4,28 процент, чөгендер бәясе — 34,76 сумга кадәр — +3,09 процент, башлы суган — 33,59 сумга кадәр — +1,43 процент. Токмач, 28 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, килограммы өчен 74,29 сум тора башлаган. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 1,49 процентка күбрәк. Тары хәзер 45,1 сум тора — +2,84 процент, дөге — 110,84 сум — +1,11 процент, арыш, арыш-бодай икмәге — 70,22 сум — +1,09 процент, майлылыгы 2,5-3,2 процентлы натураль стерильләштерелгән сөт — 93,25 сум — +1,13 процент.
Моннан тыш, Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бер атнада көнбагыш мае һәм ак май, балалар өчен ит консервлары, сосиска һәм сарделькалар, сыер ите һәм башка продуктларга бәяләр арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев