Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстанда кыяр кабат кыйммәтләнде, помидор арзанайды

Яңа өзеп алынган кыяр, элеккеге трендын дәвам итеп, 8 сум 99 тиенгә (яки 3,72 процентка) - 240,83 сумнан 249,82 сумга кадәр кыйммәтләнде

5-12 февраль чорында Татарстанда тагын кайбер яшелчәләрнең бәяләре артты. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларында белдерелә.

Аерым алганда, яңа өзеп алынган кыяр, элеккеге трендын дәвам итеп, 8 сум 99 тиенгә (яки 3,72 процентка) - 240,83 сумнан 249,82 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Шул ук вакытта яңа өзеп алынган помидор тагын арзанайды - килограммы 4 сум 69 тиенгә (яки 1,95 процентка), 235,26 сумнан 230,57 сумга кадәр төште.

Моннан тыш, борщ җыелмасы яшелчәләренең бер өлеше кыйммәтләнде. Кәбестә 1 сум 3 тиенгә (яки 3,18 процентка), килограммы өчен 32,70 сумнан 33,73 сумга кадәр, ә кызыл чөгендер 74 тиенгә (6,04 процентка), 35,74 сумнан 36,48 сумга кадәр арткан. Үз чиратында суган шул ук 35,74 сумнан 36,17 сумга кадәр - 43 тиенгә (яки 1,19 процентка) арткан.

Шул ук вакытта бәрәңге 10 тиенгә (яки 0,36 процентка), килограммы 25,98 сумнан 25,88 сумга кадәр арзанайды, ә кишер бәясе 11 тиенгә (0,30 процентка), килограммы 36,65 сумнан 36,54 сумга төште.

Башка продуктлар арасында пешкән һәм ярымысланган колбаса сизелерлек кыйммәтләнде – 2,36 процентка һәм 1,25 процентка (421,65 сумнан 430,80 сумга кадәр һәм 567,96 сумнан 575,18 сумга кадәр).

Карабодай ярмасының бәясе дә сизелерлек төште, 1,66 процентка (килограммы 60,36 сумнан 59,33 сумга кадәр) арзанайды. Шулай ук йомырканың дистәсе 0,98 процентка (126,08 сумнан 124,81 сумга кадәр) һәм һәм тавык итенең бәясе (тавык ботыннан кала) 0,52 процентка (198,64 сумнан 197,63 сумга кадәр) төшкән.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев