Татарстанда медицина хезмәткәрләре өстәмә түләүләр алачак
Профилактик максат белән гражданнарга хезмәт күрсәтүче табиблар ай саен иң күп акча алачак — 14,5 мең сум
Алар мәҗбүри медицина иминияте база программасына кермәгән ашыгыч медицина ярдәме һәм беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүчеләргә, шул исәптән төп авыру буенча диспансер күзәтүен күрсәтүчеләргә кагыла, дип яза "Шәһри Казан".
ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары акча алмаячак. Түләү ТР сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт оешмалары медикларына каралган.
Әйтик, профилактик максат белән гражданнарга хезмәт күрсәтүче табиблар ай саен иң күп акча алачак — 14,5 мең сум. Ә иң аз түләү — 4,5 мең сум — ашыгыч ярдәмнең кече медицина персоналына һәм территориаль-участок принцибы буенча беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче оешмаларга түләнә.
Түләүләр төбәк бюджетыннан биреләчәк. Бу процессны Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы контрольдә тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев