Татарстанда реаль хезмәт хаклары 9 процентка арткан
Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә
Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең, шул исәптән кече эшмәкәрлек субъектларының реаль хезмәт хакы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9 процентка арткан. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.
2023 елның гыйнвар-апрель айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы 56 144,1 сум тәшкил иткән. Бу хезмәт хакы 2022 елның тиешле чоры белән чагыштырганда 15,6 процентка арткан дигәнне аңлата.
Шул ук вакытта март белән чагыштырганда апрельдә татарстанлыларның реаль хезмәт хакы 0,7 процентка арткан. Еллык күрсәткеч буенча 15,2 процентка арту күзәтелә. Апрель аенда номиналь хезмәт хакы март белән чагыштырганда 0,9 процентка арткан.
2023 елның беренче дүрт ае нәтиҗәләре буенча иң аз номиналь хезмәт хаклары күчемсез милек белән операцияләрдә мәшгуль булганнарныкы икәнлеге ачыкланган (38 019,8 сум, уртача республика дәрәҗәсеннән 67,7 процент). Иң күбе — файдалы казылмалар чыгаруда мәшгуль булганнарда (93 425,6 сум, уртача республика дәрәҗәсеннән 66,4 процентка күбрәк).
Март аенда РФ Президенты Владимир Путин быел россиялеләрнең реаль хезмәт хакы 3-5 процентка артырга тиеш, дип белдергән иде. Соңрак, май аенда, Премьер-министр Михаил Мишустин хезмәт хакларының узган елдагы үсешен шул ук 3 процент, дип бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев