Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда яшәүче меңнән артык гаиләгә яңа түләү бирелгән

    Түләүләрне 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән гаиләләр алган

    Татарстанда керемнәре аз булган гаиләләргә миллион сумнан артык акча түләнгән. ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча кертелгән иде. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    Түләүләрне 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән гаиләләр алган. Аларның 8,5 меңнән артыгы күп балалы. Хәзерге вакытта инде 625 миллион сум акча түләнгән.

    Финанс ярдәменең уртача күләме һәр балага 6 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итә. Акчалата ярдәм дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле үзәкләр яки Пенсия фонды аша гариза биргән ата-аналарның банк карталарына күчереләчәк яки Россия Почтасы ярдәмендә тапшырылачак.

    Чыганак: Шәһри Казан 

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: