Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЗАГС

20.02.20. Бүген Әгерҗе ЗАГСында өч пар язылыша

Әлеге матур датада ЗАГС хезмәткәрләре өч парның никахын рәсмиләштерәчәк.

2020 елның февралендә берьюлы өч матур дата бар: 02.02.2020, 20.02.2020 һәм  22.02.2020. Нумерологлар  аларны елдагы иң көчле көннәр дип атый.  Ә 20.02.2020 датасының  үзгә бер энергетикасы бар.

Нумерологлар фикеренчә, һәр билгеле бер датага аерым бер  код салынган. Һәр сан мәгънәгә ия. Ә аларның комбинациясе аерым бер матрица булдыра. Матрицалар кеше тормышының төрле өлкәләре өчен җавап бирүче секторлардан тора. Ике саны (2) – энергия. Идарә итүчеләр, эшкуарлар, спортчылар – башкаларга тәэсир итә алучы көчле энергетикага ия кешеләр эпохасы җитә.

20 февраль көненең кеше тормышында яңа цикл башланып китүен тасвирлаучы нокта булуы мөмкин. Нумерологлар 2 саны финанс уңыш алып килә дигән фикердә. Эмоцияләр ягыннан бу көн тотрыклы түгел. Яңа танышуларга игътибарлы булырга кирәк.

Әйткәндәй, 20.02.2020 көнендә республикада чәчләрен чәчкә бәйләргә теләүчеләр саны арта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев