Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЗАГС

Җитәкчеләр Әгерҗедә яшәүче парны рубин туйлары белән котладылар

Әгерҗедә яшәүче Виктор–Любовь Пылевлар кырык ел бергә туту гомер кичерәләр.

“Нык гаилә“ партия проекты кысаларында һәм Инвалидлар декадасы уңаеннан “Бердәм Россия“ партиясе фракциясенең Әгерҗе районындагы җитәкчесе Ришат Нурисламов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина аларны котларга бардылар. Җитәкчеләр Пылевлар гаиләсен район башлыгының Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырып сөендерделәр.

Заманында Виктор Борисович 20 ел заводта хезмәт куйган. Любовь Ивановна 28 ел фармацевтика заводында эшләгән. Икесе дә хезмәт алдынгылары булганнар. Матур гаиләдә бер кыз үстергәннәр. Алар – ике оныклары, өч оныкчыкларының яраткан әби-бабасы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев