Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЗАГС

Районда вафат булучылар ике тапкырга күбрәк

ЗАГС бүлегендә 2020 елга йомгак ясадылар

Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 2020 елга йомгак ясадылар. 

Узган ел районда 234 бала туган. Аларның 116сы – малай, 118се – кыз. 64 гаиләдә – беренче, 78 гаиләдә – икенче, 64 гаиләдә – өченче, 26 гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк сабый дөньяга килгән. Бер яшь гаиләдә игезәкләр туган. Иң яшь әнигә – 15, иң яшь әтигә 17 яшь. 

ЗАГС бүлегендә 100 парның никахы рәсмиләштерелгән. Иң өлкән кәләшкә – 79, иң өлкән кияүгә 85 яшь. 
90 пар аерылышкан. 

Районда 536 кешенең – 268 ир-ат, шуның кадәр үк хатын-кызның гомере өзелгән. 

Чагыштыру өчен: 2019 елда Әгерҗе районында 241 сабый туган, 449 кеше вафат булган. 148 пар гаилә корган, 118 гаилә таркалган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев