Узган айда Әгерҗе районында аерылышучылар күбрәк булган
ЗАГС

Узган айда Әгерҗе районында аерылышучылар күбрәк булган

Әгерҗе районы ЗАГС идарәсе февраль аена йомгак ясады.

Узган айда районда 16 сабый дөньяга килгән: 12 малай һәм дүрт кыз. 34 кеше вафат булган. 5 пар гаилә корган, 8 пар аерылышкан.

Чагыштыру өчен: 2019 елның шушы чорында 19 бала туган, 32 райондашыбыз вафат булган, 10 пар никахын рәсмиләштергән, 8 гаилә таркалган.

 

 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев