Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

1нче гимназиядә Наилә Харисованың “Үтте инде” повестеның презентациясе узды

Бер генә эпизод та уйлап чыгарылмаган

“Үтте инде” повестеның авторы Наилә Харисова белән күп еллар үзе эшләгән 1нче гимназиядә узган очрашуда матбугат ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыштан соң туган балалар, татар теле мөгаллимәләре әнә шулай диделәр.

Бер ел элек Ижауда нәшер ителүче “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова Наилә ханыма бер дәфтәр бирә. Анда әсәрнең төп герое Раузаның сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күргәннәре, ул кичергән газап-михнәтләр турында истәлекләр язылган була. Ә “Яңарыш” газетасына әлеге дәфтәрне Рауза әбинең оныкчыгы Әдилә Усманова китерә. Бу очрашуга Ижауда яшәүче Әдилә үзе дә килгән иде. Ул карт әбисе турында менә ниләр сөйләде.

–    Кечкенә чагымда мин Рауза әбиемдә тәрбияләндем. Ул вафат булганда миңа 8 яшь иде. Үзе генә яшәсә дә, әби кәҗә-тавыклар асрады, бакча үстерде. Ул мине түзем, тырыш булырга өйрәтте. “Иң мөһиме, ялкауланмаска!” дия торган иде. Ә сугыш еллары турында ул беркайчан да сөйләмәде. Әбием, тимер юлда эшләп, олы хөрмәт яулады. 

Ә Раузаның әсәрдәге 700 грамм булып туган кызы – ул минем әбием Кәүсәрия. Ул өч бала тәрбияләп үстергән. Мин – улының кызы. Кәүсәрия әби дә ике ел элек мәңгелеккә күчте, – диде Әдилә. 

Аның вафатыннан соң бала-оныклары сандыкта сакланган истәлекләр дәфтәренә тап булалар. Кәүсәрия әнисе Рауза сөйләгәннәрне түкми-чәчми язып барган була. Ә Әдилә аны “Яңарыш”ка алып килә. Редакция хезмәткәрләре, текстны компьютерда җыеп, китапчык эшлиләр, русчага тәрҗемә итәләр.

–    Әлеге китапчык безнең нәселдә буыннан-буынга тапшырылачак ядкарь булачак. Ә Наилә апага Рауза әбием турында китап язганы өчен без бик рәхмәтле, – диде Әдилә.

Очрашу турында тулырак итеп җомга санында басылып чыккан язмада укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев