Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

"Бала үлем кулында, ана… язмыш карамагында"

Галимҗан Гыйльманов хикәясе

Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге — бала белән ана. Бала үлем кулында, ана… Ана язмыш карамагында.

Бала хәрәкәтсез. Җансыз. Хәтта сулыш алганы да сизелми, тыны үпкәсенә үк төшеп киткән. Ә ана уяу. Ул инде берничә көн керфек тә какмый газиз баласы, җан кисәге, бәгырь ите янында бөкрәеп утыра. Шунда ул оеп, черем итеп ала, ашарына да түшәк янына гына китерәләр. Ул үлем белән көрәшеп ятучы, төрле шешәләргә, төребкәләргә чорналып беткән сабыеннан аерылырга куркып шулай утыра. Аерылса, баласы үләр кебек тоела аңа.

Палатада икәү. Кайчакта өчәү, дүртәү булалар. Борчулы йөзләрен авыз япмаларына яшереп, бер-бер артлы табибләр, табибәләр кереп чыга. Шәфкать туташлары йөгерешә. Алар нишләргә кирәген беләләр, үз хезмәтләрен төгәл башкаралар. Тик түшәктәге бала гына һаман күзләрен ачмый, аңына килә алмый. Юлда машина бәргәч, зиһенен, һушын томалап куйган җан тетрәүләреннән котыла алмый ул. Югыйсә, җәрәхәтләре дә күп түгел, сынган буыннары да төзәлерлек…

Табибларның йөзе көннән-көн караңгылана бара. Шушы өченче тәүлектә дә һушына килмәсә, күзләрен ачмаса, яши генә башлаган бу җан кисәгенең якты көн белән, дөнья белән саубуллашуы да ихтимал. Күпне күргән күзләр үзара шул хакта сөйләшәләр. Ана кеше ул күзләрне, ул карашларны күрми, әмма тоя, сабыена афәт якынлашуын сизенә. Сер бирми, хәлсез гәүдә читендә яткан җансыз нәни кулларны учларына кысып, тик утыра… Язмыш кулыннан чыгып, тәкъдир ихтыярында калган мәле шул аны… Шушы араны өмет бәйләп тора. Ләкин бу өмет шулкадәр аз, шулкадәр зәгыйфь, көчсез, ул теләсә кайсы вакытта юкка чыгарга, җимерелергә, сүнәргә мөмкин…

Өченче тәүлек төгәлләнеп килгәндә, палатага ап-ак халатлы, өлкән яшьтәге, фәрештә кебек, җиңел, җил-җил атлап, атлап та түгел, салмак кына йөзеп йөрүче бер апа килеп керде. Әбекәй дип тә әйтергә булыр иде, ак халат бераз яшәртә бит ул, бу апа да авыр исле, авыр сулышлы хастаханә бүлмәсенә ниндидер яктылык, җиңеллек, хәтта өмет алып кергән кебек булды. Ул дәшми-нитми генә тәрәз төпләрен, ишек яңакларын, өстәл өсләрен сөрткәләде дә, ишек төбендә калган чиләгенә сулы чүпрәген сыга-сыга, идән юарга кереште. Ә үзенең күзләре… авыру яткан түшәктә үрелә дә карый, үрелә дә карый… Нидер әйтмәкче булып авызын да ача, ләкин дәшми кала, йокымсырап, басылып утырган анадан кыенсына.

Менә ул, эшен бетереп, чыгып китмәкче булды. Чиләк-чүпрәкләрен тотып, ишек катына килеп басты. Бераз уйланып торганнан соң, әйберләрен куеп, кабат түргә — авыру бала белән бәхетсез ана янына атлады…

— Син, кызым, сөйләш, аның белән. Болай җәфаланып, бетеренеп утырма. Сөйләш…

— Ә? Нәрсә? Сөйләшергә? Ничек сөйләшим инде, ул бит аңында түгел…

— Сөйләш, барыбер сөйләш. Бертуктамый сөйләш. Бер минутка да сүзеңнән, тавышыңнан өзмә. Аңындамы, түгелме — анысын син дә, мин дә белмибез. Врачлар да белми. Син бит аның газиз анасы, сөйләш. Ул синнән сүз көтеп ятадыр, бәлки…

— Ишетми ул, йоклый да йоклый, йоклый да йоклый балакаем. Берни дә эшли алмыйм… Врачлар да өметләндермиләр…

Ана кеше, мышык-мышык килеп, еларга җыена башлады.

— Барыбер сөйләш. Өзмә син аны яшәү гаменнән. Синең сүзең аны бу якты дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер юл булыр. Сөйләш. Үзе ишетмәсә, Ходай Тәгалә ишетер, ул арадашчы булыр. Сөйләш. Хәзер үк сөйләш, туктамыйча сөйләш!

— Нәрсә сөйләшим соң?

— Нәрсә хакында булса да сөйләш. Тик кенә торма. Күңелең нәрсә әйтергә тели, шуны әйт, шуны сөйлә… Ул сине тоярга тиеш.

Ана, ниһаять, терелеп, уянып киткәндәй булды. Аңлады.

— Аңладым, апа, аңладым. Барысын да аңладым. Сөйләшәм, хәзер үк сөйләшә башлыйм. Рәхмәт сиңа, апа җаным… Сөйләшмимме соң?! Әле ничек кенә сөйләшәм!

— Һи, бу варачларын әйтер идем, баланы шулай яткыралар димени… — Җыештыручы кыяфәтендә кергән фәрештә үзенең ак, юка куллары белән авыру баланы уң ягына әйләндереп салды, тезләрен алдына җыйды, кулларын, парлап, күкрәк турысына куйды. Үзе һаман сөйләнде. — Шуны да белмиләр бит, авыру бала терелсен өчен, аны ана карынында яткан рәвешендә калдырырга кирәк… Шуннан соң бала кабат туган кебек була, якты дөньяга күзен ача, терелә… Син дә карабрак тор, яме, шушылайрак ятсын…

Җыештыручы әби тавыш-тынсыз гына чыгып китте, ана кеше, урындыгын тартып, түшәккә якынрак килеп утырды, сабыеның мамык кебек йомшак, җансыз кулларын учына алып, бераз сыйпап, иркәләп, назлап торды, аннары, шул җансыз, сансыз куллар белән сөйләшкән кебек кенә, сүз башлады:

— Беләсеңме, балам, тоясыңмы — мин бит синең әниең. Менә өч көн инде яныңда күзләрең ачылганны көтеп утырам. Юк, юк, миңа кыен түгел, армадым да… Аргансыңдыр бар, ят, ял ит, дисеңме? Бер тамчы да армадым. Үз баласы янында ана кеше ара димени?! Ә син минем газиз улым, бердәнберем. Син бит минем өчен барысы да — бала да, ирем дә, туганнарым да… Синнән башка беркемем дә юк минем. Әтиең бар иде… Ул безне ташлап китеп барды. Кая киткәнен дә әйтмәде. Ул булса, ялгызыңны гына шулкадәр ерак җиргә футбол карарга җибәрер идемени?.. Юк, җибәрмәс иде. Әйбәт иде бит ул. Яшәвен дә әйбәт яшәде. Бала чүпрәкләреннән, бала тавышыннан куркып китте. Соңыннан үкенгәндер дә соң… Без синең белән икәү дә начар яшәмәдек, шулаймы? Әйбәт яшәдек. Ятим үссәң дә, ятимлекнең ни икәнен белми үстең. Әни урынына да, әти урынына да үзем булдым. Шуңа да син миңа кайчакта “әттә” дип, кайчакта “әннә” дип дәшә идең… Көлгән була идең. Кызык тоелгандыр шул, бер үк кеше әни дә, әти дә булгач… Ә мин… Ә мин, йөзем белән елмайсам да, күңелем белән сулкылдап елый идем… Күңелем белән генә түгел, күзләрем белән елаган чакларым да күп булды. Ничек кенә сиңа сиздермәскә тырышсам да, барыбер сизә идең… “Кем мәэмәй итте?” — дип сорый идең… “Мин аны үзем мәэмәй итәм”, — дигән була идең… Үзеңә дә эләккәләде, анысы өчен ачу саклама, балам. Ана кешедән баласына төшем төшә инде, нишлисең… Ана кеше яратып кына суга ул, үз итеп кенә. Авыртсын дип түгел… Бер сукканым өчен әле дә үкенеп бетә алмыйм. Гомер буе эчемнән әрнеп, үз-үземне битәрләп яшим…

Эшемнән бик арып кайттым ул көнне. Эштә бер юньсез ир бәйләнеп интектерде җитмәсә… Бер кулы белән беләкләремнән каерып тотып, икенче кулының дымлы учларын бугазыма китереп терәде дә: “Бәхетле итимме?” — диде. Мин, чак-чак тын алып: “Мин болай да бәхетле җибәр мине!” — дип чәбәләндем. Теге тагын да ныграк буарга кереште. “Килерсең бер, ялынырсың, стенага үрләгән чакларың булыр, ләкин мин булмам. Яхшылык белән килешик”, — дип теленә салына үзе. Беркемне дә күрәсе килмичә кайттым. Иремне сүктем, үземне битәрләдем. “Әнием!” — дип каршыма йөгереп килгән балама сугып җибәрдем. “Син дә җан үртәп торасың, олак күз алдыннан”, — дип кычкырдым… Син елый башладың, ә мин юатмадым… Хәзер шул чагымдагы юләрлегем өчен кыенсынып йөрим… Һи, юләр димә инде — балаларга ишетергә ярамаган нәрсәләр хакында сөйләп утырам ласа… Ачуланма, балакаем. Сансызлыгым өчен, сабырсызлыгым өчен ачуланма. Ачуланмыйсың бит? Мин дә ачуланмыйм. Әйтми-нитми чыгып киткәнең өчен ачуланмыйм. Ачуланып нишлим? Аннары зур бит инде син. Укырга бара торган елың быел. Сиңа ничек тә исән калырга кирәк, терелергә кирәк, балам. Укырга бармый калырга ярамый. Кеше көләр… Шулкадәр әзерләнеп… Хәрефләр ятлап, санарга өйрәнеп юкка гына кичләр буе утырдыкмыни без? Барабыз, укырга да барабыз, мәктәпне дә тәмамлыйбыз, әллә нинди мактаулы эшләрдә дә эшлибез әле без синең белән. Аллаһы боерса… Боерыр, боерыр… Моңа кадәр мәрхәмәтеннән, изгелегеннән ташламады, моннан соң да калдырмас…

Ана кеше сөйләде дә сөйләде. Баласының зәгыйфь, ябык кулларына карап бөтен җан җылысын түкте, күңелен бушатты. Ул арада бер төркем табиб килеп керде, алар, анага кагылмыйча гына, хәтта игътибар да итмичә, авыру малайның пульсын, температурасын тикшерде, баш очындагы пыяла савытларны рәтләштереп, төребкәләр буенча аккан алсу сыеклыкны тикшерделәр…

— Бервакыт синең суга батуың хакында кайтып әйттеләр. Йөрәгем өзелеп төшә язды. Кара ярга йөгереп барып җиткәндә сине ярга чыгарып салганнар, эчеңдәге суны чыгарганнар иде инде. Мин, хәлеңне дә сорашып тормастан, сиңа барып ябырылдым — шашардай булып, ачыргаланып елый-елый, суккалый башладым. Ә үзем бертуктаусыз тиргим имеш: “Нишлисең син, бала актыгы? Нишләтәсең мине? Үтерәсең бит, тере килеш гүргә кертәсең бит! — дим. Аннары тагын сугам, тагын тиргим. — Үлсәң-нитсәң, өйгә кайтып йөрмә, ишетсең колагың!” — димен… Ә син… Син, хәлсез керфекләреңне чак-чак кына күтәреп, күзләреңне тутырып, яратып-сөеп карадың да: “И әнкәй, үлгәч, кайтып буламыни?!” — дидең. Шул чактагы сабырсызлыгым һәм тилелегем өчен хәзер оялам. Бөтен кеше алдында суккалап ташладым бит… Ана диген инде мине…

Ә берсендә… Балалар бакчасыннан кайткач, көзге алдына килдең дә, чәчләреңне тарагандай итеп: “Әнкәй, мин Гөлназга өйләнәм”, — дидең. Кычкырып көлдем. Ә син һаман үзсүзләндең: “Гөлназ миңа кияүгә чыгарга булды, иртәгә өйләнешәбез”, — дип үҗәтләндең. Бу юлы көлмәдем. Шкафтан барып алдым да, ак күлмәгеңне үтүкләргә керештем. Ә икенче көнне син бу хакта оныткан идең инде… Килер бер көн, син тагын кайтып әйтерсең. Мин бу юлы көлмәм. Шундук ак күлмәк әзерләргә керешермен. “Ярый, улым, мин риза, бәхетле булыгыз”, — диярмен… И бала, бала… Барысы да алда бит әле безнең… Терел генә, уян гына, ә ничек бәхетле булырга белер идек әле. Исәнлек-саулык кына кирәк… Төннәрен минем бик еш башым авырта. Син, уянып, яныма килә идең дә, башыма чорналган юеш сөлгене сыйпый-сыйпый: “Үлмә, әнием, үлмә, үлсәң мин нишләрмен”, — дип ялвара идең. “Башым бик авырта бит”, — дисәм, син дә: “Минеке дә авырта”, — дигән булып, башыңны юеш чүпрәккә урап, минем янәшәмә менеп ята идең… Их, ярдәм итә торган булса, мин дә синең яныңа менеп ятар идем дә… Аңламаслар шул… Аннары… мин дә ятсам, кем синең өчен кайгырыр, кем борчылыр, кем яныңда, синең уянганны көтеп утырыр? Әткәңме? Әткәң ерак шул, ул безнең кайда икәнне дә, нинди бәлагә тарыганны да белмидер…

Шулвакыт ананың борчудан, йокысызлыктан арыган керфекләре калтыранып куйдылар, күз карашлары, нидер сизенеп, баласының ак, нәзек кулларыннан аерылып, өскә таба менә башладылар. Менә алар, ак җәймәдән котылып, баланың күгәреп, кара янып беткән йөзенә тап булдылар… Аннары аның дөньяга тутырып карап яткан, һушлы, зиһенле, ачык күзләренә убылып төшеп киттеләр.

— Улым?..

Уянып, терелеп яткан бала, берни булмагандай, калкынып куйды да, әнисенә мөлдерәмә карап:

— Әткәй кайда минем? — дип сорады.

Фото: pixabay

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев