Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

“Әгерҗе хәбәрләре“ хезмәткәрләренә мәдхия

Рәмзия Зарипованың Җитәкчелек кулында. Бик тә кешелекле кеше Диләр аның турында. Күп татарда укымышлы, Эшлекле һәм зыялы. Дания Абзалиева Шуның нәкъ бер мисалы. Табигатьтән үк бирелгән Тынгысызлык, зиһен, гамь. Екатерина Самсонова Булган җирдә юмор, ямь. Таләпчән, сабыр, ярдәмчел, Гүзәл, тыйнак һәм оста. Редакция бухгалтеры Вәзирә Чураева. Ачык йөзле, эшчән, оста,...

Рәмзия Зарипованың

Җитәкчелек кулында.

Бик тә кешелекле кеше

Диләр аның турында.

Күп татарда укымышлы,

Эшлекле һәм зыялы.

Дания Абзалиева

Шуның нәкъ бер мисалы.

Табигатьтән үк бирелгән

Тынгысызлык, зиһен, гамь.

Екатерина Самсонова

Булган җирдә юмор, ямь.

Таләпчән, сабыр, ярдәмчел,

Гүзәл, тыйнак һәм оста.

Редакция бухгалтеры

Вәзирә Чураева.

Ачык йөзле, эшчән, оста,

Миләүшә Ягъфәрова -

Матурлык алиһәсеме?

Сокланабыз аңарга.

Ихласлык, сафлык, рухи көч -

Барысы да сыйган анда.

Дәүләтшина Луизабыз

Реклама бүлегендә.

Һәркемгә дә ачык йөзе,

Яктылык күңелендә.

Ксения Акбулатова

Ягымлы, тыйнак, ипле.

Безнең Чулпан Вилданова,

Корректорыбыз - оста.

Хата безнең гәҗиттә юк,

Ул булганда булмас та.

Чын күңелдән эш сөюнең

Үрнәге каршыбызда.

Тел белгече, тәрҗемәче

Безнең Любовь Сизова.

Үз эшенең чын остасы

Диләр Гөлшат турында.

Вакыт белән исәпләшми,

Верстка алар кулында.

Екатерина Крылова

Җитешә барсына да.

Тырыш, төгәл, ярдәмчел дә,

Чиста аның күңеле.

Безнең Любовь Михайлова -

Сайтның редакторы.

Мариларның иң гүзәле,

Төгәл, җыйнак, зыялы.

Карыйбыз шофер Рафиска

Эчкерсез хөрмәт белән.

Чын ир-егет, дип зурлыйлар,

Барысы да аны, беләм.

Була бит шундый егетләр:

Уңган, акыллы, чибәр.

Компьютер остасы Раил-

Аны нәкъ шундый, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев