Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

Әниләр һәм әбиләр (Якташыбыз Алия Сипова-Рәхимова хикәясе)

Бер-беребезгә дога кирәктә

Галәмгә иң беренче тапкыр сәлам биреп, кычкырып яңа нәни кеше туа. Ул шулхәтле саф һәм чиста, шул ук вакытта көчсез дә, ихтыярсыз да. Иксез-чиксез табигать киңлегендә җанвар балалары туа икән, аларның күбесе шундук йөгереп тә китә, дөньяга яраклаша да башлый. Тик адәм баласы алай яратылмаган. Нәни нарасый тулысынча диярлек тирә-яндагыларга бәйле булып үсә. Ул – кеше кулы кагылмаган ап-ак кәгазь бите кебек, беренче көннән үк нинди шартларда аны каршы аласың, ничек итеп тәрбияләп-назлап үстерәсең – шундый ук матур эчтәлекле китап язылачак.

Сабый тууга аны беренче мизгелдә үк әнисенең күз яше катыш назлы елмаюы каршы ала. Сабыйның аңына иң көчле һәм тирән уелып калачак беренче мизгел шушы була. Бу төшенчә психология телендә «инициация» дип атала, ягъни баланың ана карынында яшәгәннән соң җиһанга күчү халәтен кичерүе, җаны һәм тәне белән аңа иң якын кеше – анасы аша дөнья белән танышу мизгеле. Алга таба шуңа күрә дә нәкъ әни назы, әни куллары, әни исе юаныч һәм таяныч булачак, аның куены иң ачы җил-давыллардан да ышыкланыр урын булачак. Баланы тынычландырырга сәләтле яңгыр тавышын, инеш яисә шарлавык чылтыравын “ак тавыш” дип атыйлар.

Яралгы вакытында сабый анасының йөрәк һәм кан тамырлары шаулавын ишетеп үсә, шуңа да бу “ак тавыш”аңа бик тә якын һәм назлы. Әйе, ана белән бала арасындагы бу үтә нечкә бәйләнешне сүзләр белән генә аңлатып бетерә ала торган түгел. Бу юкка гына болай уйланылмагандыр Аллаһы Тәгалә тарафыннан. Әйтик, кеше үз баласын “әзер” килеш җимеш агачыннан өзеп алалса, яисә бүләк тартмасыннан ачып алалса, бала шулкадәрле җанга кадерле була алыр иде микән?..

Бераз авырлыклар кичереп, бергә ут-сулар аша үтеп, шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, һәр минутыңны аңа багышлап үстергәндә генә ике җан арасында шундый карусыз мәхәббәт барлыкка киләдер. Ата-ана яратуын тиккә генә дөньядагы иң чиста, хыянәтсез мәхәббәт димиләр.

Кайчак бу хикмәткә үзең ата-ана булгач тирәнрәк төшенәсең икән. Шундый татлы хисләр, шул ук вакытта нәниең һәм үз намусың каршында чиксез зур җаваплылык... Үзем дә әни булгач, әниемә рәхмәт хисләрем, аңа карата хөрмәтем икеләтә артты. Кайвакыт югалып калсам, бу очракта әнием ни эшләр, нинди сүзләр табып, кайсы ысул кулланыр иде икән дип уйлыйм. Әнием биргән тәрбия хәзер үземә зур таяныч, ул әйткән һәрбер сүз күңелем хәзинәсенең бөртек-бөртек тәңкәләре кебек. Ул биргән үгет-нәсыйхәт, изге догалары алдагы тормышымда да маяк булыр, Алла боерса.

Кайчан шалтратып киңәш сорасам да, үз әнием кебек якын кайнанам да тормыш тәҗрибәсеннән чыгып хакыйкатьне танырга, дөреслеккә күзләрне ачарга ярдәм итеп торуына мин бик рәхмәтле. Әти-әнием тәрбиясеннән аеруча шунысы игътибарга лаек, минемчә: “Дөньяда иң кирәкле нәрсә – иман байлыгы, күңел чисталыгы, гафу итә белү, якыныңа – бәхет, хәтта дошманыңа да яхшылык тели белү”.

Тәрбия бирүнең дә төрле ысуллары бар. Кемдер баласын катгый таләпләр куеп үстерә, “ярамый, тиеш түгел” сүзләре белән генә чик куя. Бала күп нәрсәнең мәгънәсенә төшенәлмичә, ак белән караны үзе аерырга сәләтсез булып үсә. Бала белән сөйләшеп, ягымлы сүзләреңне кызганмый җайлап аңлатып, кызыклы мисаллар китереп үзаңын үстергәндә генә, ул үзе дөрес нәтиҗә ясарга өйрәнәчәк. Ул яктан мин ата-анама бик рәхмәтле. Кечкенәдән үк безгә ышаныч белдереп, олыларча аралашып, үзләренең “дуслары” итеп үстерделәр.

Тәрбия бирүдә тагын бер нәрсә бик зур роль уйный, минемчә. Ул – иҗат һәм сәнгать. Әнием язучы, шагыйрә, сүз остасы булгангадыр, аның безгә әйткән һәр сүзе үтемле. Күп кенә язучылар үз язмышларында ниндидер трагедия кичерүдән көчле хисләр шаукымы белән күтәрелеп киткәннәр. Тукайны ятим балачагы, Җәлилне сугыш афәте, Туфанны тоткынлык ачысы телгәләгән.

Ләкин бу көчле шәхесләрне язмышы сугып сындырмаган, киресенчә, алар иҗат аша үзләрендә генә түгел, меңләгән укучыларында көч-дәрман уятканнар. Әнием әйтүенә караганда, аның беренче шигыре дә көчле сагыш кичерүдән барлыкка килә: туган авылы Барҗы су басу зонасына эләгү нәтиҗәсендә җир йөзеннән юкка чыга.

Бу вакыйга күпләрнең йөрәген камчылый. Кемнеңдер “тәмле” балачагын, сандугачлы яшьлеген, ә кемнеңдер кичергән бөтен гомер хатирәләрен үзе белән су төбенә алып төшеп китә авыл, бөтенләйгә... кайтмаска... Аның табигате, хәтфә болыннары, кортлык-аланнары, Аю-Бүләк чокырлары искиткеч ямьле урыннар, дип искә ала авылдашлары. Аларның бу турыда сәгатьләр буе гамь коруларын ишетсәң, эх, шушы тылсымлы урынны күрәсе иде, дип уйлап куясың. Әйтерсең, телдән-телгә сөйләрлек ниндидер матур әкият булып калган.

Барҗым, йөрәк җырым,

Назлы исемең безнең йөрәктә.

Син анабыз, ә без – балаларың

Бер-беребезгә дога кирәктә.

Шундый күңелле дә, сагышлы да иҗат дәрьясында әнием безне бишектәгечә тибрәтеп үстерде, үзеннән-үзе безне дә иҗат итүгә этәрде. Тормыш гел күңелле һәм ямьле генә бармый, аның яңгырлы көз көнендәге кебек соры минутлары да күп була. “Шул мизгелләрдә үзеңнең салават күпередәй ямьле иҗат җимешләрең күңелне күтәрә, ышаныч өсти,” – ди әнием. Бу чыннан да шулай, изге ният белән башлап, ниндидер яхшы уй уйлап куйсаң да, инде күңел түренә ниндидер уңай энергия кереп кунаклаганын сизәсең.

...Ижау шәһәрендә яшәгән вакытта шулай күрше йорттагы таныш әбигә хәер кертергә диеп юл алдым. Ачык йөзле, тәмле телле Рәзинә әби белән сүзгә сүз бәйләнгәнен сизми дә каласың. Аның шома телле булуы, тормыш хатирәләрен канатланып-канатланып сөйләве, әйтерсең, милли рухка сусаган кешегә җан азыгы бирә. Шулай берсендә гамь корып утырганда Рәзинә әбинең дә тумышы баягы Барҗы авылыннан булуы ачыкланды. Әниемнең, әби-бабайларымның авылдашлары булып чыгуын белү аңа да бик күңелле булды. Әниемне шәхсән белмәсә дә, алар берсен-берсе туган күреп, минем аша күчтәнәчләр дә бирешеп тордылар. Әйтерсең, Барҗы авылы кешеләре тулы бер гаиләнең аерылгысыз әгъзалары.

“Балам, ә син шушы Аю-Бүләк чокырының атамасын каян килеп чыкканын беләсеңме соң? – диеп дәвам итте ул. – Имеш, бер абзый җәйнең кызу бер көнендә шушы чокыр киңлегендә печән чаба икән. Ни күрсен, чакрым тирәсе ераклыкта аю кадәр аю әрле-бирле йөри ди. Йөри генәме соң сиңа, арткы тәпиләренә күтәрелеп кеше сыман кул болгый дие, сәламли шулай диярсең. Абзыйның моңа исе киткән ди, чөнки аю һаман да тәпиен күтәреп болгый ди, янәсе кил әле монда, сине чакырып йөдәп беттем бит. Абзый бөтен куркуын йөгәнләп аю кырыена килергә булган һәм, шәт, ни күрсен, аю тәпиенең табанына агач чырасы кереп кадалган икән бит! Абзый аюга булышмыйча булдыра алмаган. Чыраны тартып чыгарган да аю шатланып урманга йөгергән, ди. Икенче көнне абзый калган печәнен урырга дип килсә, сүз куешканнар диярсең, аю да шул ук урынга килгән, тик бу юлы да буш “тәпи” белән килмәгән, рәхмәт йөзеннән агач куышы тутырып бал китергән ди абзыйга, имеш!.. Менә шуннан бу урын Аю-Бүләк чокыры дип аталган да инде, балам...”

Ышаныргамы-юкмы әлеге хикәяткә, тик ул минем күңелемә хуш килде, бик тә ышанасы килә... Менә шундый кызыклы да, эчтәлекле дә сөйләме белән җәлеп итте мине Рәзинә әби. Гомумән, миңа ак яулыклы, ихлас күңелле татар әбиләре белән аралашу ошый. Ижау шәһәреннән Яр Чаллыга күченеп килгәч тә күрше йорттагы Гөлҗиһан әби белән танышу насыйп булды. 92 яшен тутыруга карамастан, аның җитезлегенә һәм уңганлыгына күп кенә яшьләр кызыгырлык, күзләр тимәсен! Үзе язган шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләве үзе бер тамаша була. Аның белән хәл-әхвәл белешкән көнне күңелем аеруча күтәренке була, әйтерсең, ак яулыгыннан, җор теленнән рухи азык алам. Гомере буена күпме михнәт кичкән булса да, ул тормышка, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле, канәгать булып яши. Үз балаларына, онык-оныкчыкларына гына түгел, тирә-янындагы бөтен олысы-кечесенә аның изге теләге тарала. Аның өчен үзенеке яисә кеше баласы дигән төшенчә юк, киң йөрәгенә әйтерсең галәм үзе сыйган. Гомумән, күзәткәнем бар, намазлы әбиләр нәкъ шундыйлар. Алар йөзеннән ихлас сафлык бөркелә, алар күзендә - шатлык, сүзендә хаклык була, Коръән иңгән йортларына ниндидер үзгә тынычлык һәм рәхәтлек сыенган була. Хәзерге вакытта артык заманчаланып барган тормышта алар гади дә, шул ук вакытта чак кына югалмый кала торган хакыйкатьне саклап яшәүчеләр сыман. Ананың – балага, баланың анага теләгән теләге кабул була диләр. Нәселдән-нәселгә бәйләнеп, бер-береңнең ихлас теләгенә, сый-назына төренеп яшәсәк иде. Ак күңелле әниләр, ак яулыклы әбиләр булганда, күңел күгебез пакь булыр, иншаллаһ!

Алия Рәхимова, Яр Чаллы, 2018.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев