Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

Юксынабыз

Ул һәр көнне иртән редакциягә шалтыратып хәлләребезне белешә, яңа гына табадан төшкән шигырен укып, "Йә, ничек, булганмы?" дип сорый иде. Менә айдан артык инде без һаман да телефон шалтыравын, аның тавышын көтәбез. Әмма... телефонда тынлык. Юк шул инде, Чыңгыз ага Мусинның арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Буыннардан буыннарга күчәчәк...

Ул һәр көнне иртән редакциягә шалтыратып хәлләребезне белешә, яңа гына табадан төшкән шигырен укып, "Йә, ничек, булганмы?" дип сорый иде.

Менә айдан артык инде без һаман да телефон шалтыравын, аның тавышын көтәбез. Әмма... телефонда тынлык. Юк шул инде, Чыңгыз ага Мусинның арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Буыннардан буыннарга күчәчәк үлмәс шигырьләре белән халык күңеленә кереп калган аксакал шагыйребезне сагынып, юксынып күңел елый, җан сыкрый. Мәрхүмнең кырыгы җиткән көннәрдә Чыңгыз аганың каләмдәш җан дусты, ветеран хәбәрчебез Әлфирә ханым Низамова да безнең хәлдә икән...

Юксынабыз

Юксынабыз… Тик түзәбез инде,

Башка чара уйлап табылмаган.

Өстәлеңдә ап-ак кәгазь ята,

Чиста килеш, берни язылмаган.

Өстәл, урындыгың ятим калган,

Каләм көтә кулың җылысын.

Киттең инде... Син калдырып безгә

Җырларыңның иң-иң моңлысын.

Күз карашың сеңгән тәрәзәләр

Кыенсынмый, бүген яшь түгә.

Каңгыл-каңгыл саубуллаша казлар

Тәрәз каршындагы күлеңдә...

Сары йомшак бәбкә-чебиләрне

Үстерештең бик-бик яратып.

Шигъри җанда шигырь туа торды

Көн артыннан көннәр озатып...

Кәгазь битләренә кыштыр-кыштыр

Бушаттың Син күңелең хисләрен.

Китап битләренә сак кагылып

Хәтер кайтыр иртә-кичләрен.

Хәтер кайтыр, Синдәй шагыйрьләргә

Үлем юк ул, Син бит - үлемсез!

Күңелләрдә, сүздә, җырда яшәр

Чыңгыз атлы шагыйрь, күрерсез!

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев