Районыбызда 12 яшьлек кыз кара елан чагып исән калган
Бәла-каза

Районыбызда 12 яшьлек кыз кара елан чагып исән калган

Баланы үлемнән перчатка коткарган

Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәге табиблары Әгерҗе районыннан китертелгән кара елан чаккан 12 яшьлек кызны коткарган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Бала әнисенә өй янындагы чүп үләннәрен утарга булышкан. Ниндидер мизгелдә ул кулында кискен авырту сизә – кара елан чага. 

Район хастаханәсеннән баланы Кама балалар медицина үзәгенә күчергәннәр. Елан кызның кулын чаккан, бер теше тиресен тишеп керсә, икенче теше перчаткага эләккән. Нәкъ менә перчатка зарарлану мәйданын киметкән — кызның кулы терсәгенә кадәр шешкән.

Реанимация бүлегендә кызга антиоксидант керткәннәр һәм интенсив инфузион терапия кулланганнар. Хәле тотрыклыланганнан соң баланы профильле бүлеккә күчергәннәр. Кыз хастаханәдән чыгуга әзерләнә, дип яза «Татар-информ».

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы фотосы

Шулай ук язган идек: Елан чакса, нишләргә? Район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Любовь СТАРИКОВА аңлатма бирә.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев