Тәртип булдыру – уртак эшебез
Яшәеш

Тәртип булдыру – уртак эшебез

Шәһәрне тәртиптә тоту – хакимиятнең дә, анда яшәүчеләрнең дә уртак бурычы

Нинди тәртип бозуларның ешрак ачык­лануы, комиссиянең эше ничек алып барылуы һәм аның эшчәнлегендә шәһәр халкының роле турында район башкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече, административ комиссия сәркатибе Эльвера СӨЛӘЙМАНОВА белән сөйләштек.

– Эльвера Шамилевна, күпләр административ комиссиянең ролен аңлап бетермиләр. Аның төп бурычы нидән гыйбарәт булуын гади сүзләр белән аңлатып үтегез әле.

– Комиссиянең төп бурычы – район территориясендә административ законнарның үтәлешен тәэмин итү. Бу көндәлек тормышны тагын да сыйфатлырак итүгә турыдан-туры йогынты ясый. Комиссия шәһәр халкына уңайлы һәм имин мохит булдыруда ярдәм итә, кагыйдәләр турында һәм аларны бозган өчен җаваплылык тотарга туры киләчәген искәртә.

– Нинди тәртип бозу очрак­лары ешрак була?

– Аларның күпчелеге төзекләндерү кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Мисалга, янәшәдәге территорияләрне, биналарның фасадларын тәртиптә тоту кагыйдәләрен үтәмәү, төзелеш чүп-чарын туплау, төзек булмаган техника тору һәм башкалар. Мондый күренешләр шәһәрнең йөзен боза һәм кайчак күршеләр өчен уңайсызлыклар да тудыра.

Әгерҗедә чүпне контейнер мәйданыннан читкә өеп кую мәсьәләсе аеруча кискен тора. Халык еш кына төзелеш материалларын һәм үсемлек калдыкларын контейнерлар янына ташлап калдыра һәм шул рәвешле, рөхсәт ителмәгән чүплекләр ясый. Хәзер мондый тәртип бозуларны видеокамералар теркәп бара. Бу тәртип бозучыларны тиз арада ачык­лап, тиешле чаралар кабул итү мөмкинлеге бирә. Шуны онытырга ярамый: чүпне һәм калдыкларны контейнерлар янына ташлау һәм рөхсәт ителмәгән чүплекләр булдыру тыела.

– Тәртип бозучыларга карата нинди җаваплылык каралган?

– Штраф күләме тәртип бозуның нинди булуына һәм тәртип бозучының статусына бәйле. Статус дигәндә, физик, вазифаи һәм юридик затлар күз уңында тотыла. Әйтик, үз территорияләрен тиешле тәртиптә тотмаган өчен гражданнарның 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штрафка тартылуы ихтимал. Вазифаи затлар өчен штраф күләме 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр тәшкил итә. Юридик затларга – 50 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр. Тиешле булмаган урынга чүп һәм төзелеш калдыкларын өеп куйган өчен дә штраф күләме якынча шулай, ә менә кабат тәртип бозган очракта штраф күләме сизелерлек күп.

Калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен кисәтү яки гражданнарга 2 мең сумнан алып 3,5 мең сумга, вазифаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Шул ук вакытта комиссиянең эше штрафлар салуга гына кайтып калмый: без гади гражданнар белән дә, оешма-предприятие җитәкчеләре белән дә актив рәвештә профилактик әңгәмәләр алып барабыз.

– Димәк, комиссиянең төп роле халыкны җәзага тартудан гына түгел, ә кисәтүдән гыйбарәт булып чыга?

– Әйе, шулай. Безнең максат – җәза бирү түгел, ә халыкка гамәлдә булган кагыйдәләрне аңлату һәм кылу ихтималы булган тәртип бозуларны кисәтү. Без даими рәвештә халык белән аралашабыз, авыл җирлекләре башлыкларына методик ярдәм күрсәтәбез.

Сүз уңаеннан, халыкның кайбер төр калдыклардан легаль рәвештә котылу ысуллары бар. Мисалга, үсемлекчелек һәм төзелеш калдыкларын санитар икеайлык барышында бушлай полигонга илтергә мөмкин. Башка вакытта чүпне “Төзелеш идарәсе” предприятиесе ярдәме белән өстәмә түләп чыгарырга мөмкин. Шәхси сектор өчен үзгә схема каралган: атна саен график нигезендә чүпне “Гринта” оешмасы алып китә.

– Халык штрафларга һәм кисәтүләргә ничек карый?

– Күпчелек җаваплылык чараларына аңлап якын киләләр һәм кабат тәртип бозуга юл куймаска тырышалар. Шул ук вакытта аңлатуларга, чыгарылган карарларга игътибар бирмәүчеләр, штрафларны вакытында түләмәүчеләр дә бар. Андый очракларда әлеге мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтып, хәлне комиссия утырышларында карарга туры килә.

– Бу хакта сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

– Территорияләрне төзекләндерү һәм тәртиптә тоту мәсьәләләре буенча 23860 телефоны аша консультация алырга була. Без сөйләшүгә һәрчак ачык һәм тиешле аңлатмалар бирергә дә әзер.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев